Күпердән Агыйдел елгасына төшеп киткән машинада әнисе дә, балалары да һәлак булган
Башкортстанның Белорет районындагы Азнагол авылында «Шкода» машинасы күпердән Агыйдел елгасына төшеп киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, биредә яшәүчеләр, трактор белән тарттырып, машинаны елгадан чыгарган.
Башта, авыл халкы балаларны машинадан алган, әниләре – 1982 елда туган хатын-кыз һәлак булган, дигән хәбәр чыга.
Кызганычка, соңрак төгәлрәк белешмә билгеле була. Машинадагы 5 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз да һәлак булган. Табиблар аларның үлемен раслаган, диелә хәбәрдә.
«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, «Шкода» җәяүлеләр күпере аша чыгарга маташа. Аның биеклеге 3-4 метр. Шул чакта машина Агыйделгә төшеп китә. Салонда 41 яшьлек хатын, аның 5 һәм 7 яшьлек ике баласы була. Машинаны судан чыгаргач, авыл халкы балаларга ярдәм итәргә тырыша, тик балалар үлә, диелә хәбәрдә.
Соңрак «Башинформ» хәбәр иткәнчә, ике баласы белән батып үлгән хатынның ире һәм кызы бар. 41 яшьлек бу хатын биредә китапханәдә эшли, актив яши – төрле әдәби чараларда чыгыш ясый.
Машина кергән күпер җәяүлеләр өчен генә ясалган. Анда машина белән йөрү тыела, күпергә керер алдыннан шул хакта билге дә тора, диелә хәбәрдә.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 41 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. Белорет районында яшәүче бу хатынны «транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешенең транспорт чарасы белән идарә иткәндә юл йөрү кагыйдәләре бозуы нәтиҗәсендә ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаеплиләр.
Тикшерү ачыклаганча, 24 ноябрьдә 19.25 сәг тирәсендә, бу хатын, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, «Шкода Фабиа» машинасы белән идарә итә. Ул Азнагол авылында Агыйдел елгасы аша җәяүлеләр күпереннән барганда идарәсен югалта, машина елгага төшеп каплана. Авариядән машина йөртүче хатын, аның 6 яшьлек кызы һәм 5 яшьлек улы һәлак була.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.