Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хатын, Чаллыда гаиләсен калдырып, сөйгәне янына палаткага күченгән – видео

news_top_970_100
Күп балалы хатын, Чаллыда гаиләсен калдырып, сөйгәне янына палаткага күченгән – видео
НТР24

Чаллыда яшәүче күп балалы ана, гаиләсен калдырып, Түбән Камага «яңа мәхәббәте» янына күчеп килгән. Алар урамда палаткада яши. Бу хакта «Челнинские известия» НТР24 телеканалына сылтама белән хәбәр итә. Гашыйк пар турындагы видео социаль челтәрләрдә дә таралды.

Палаткада яшәүче пар якындагы йортларда гомер итүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Ачыкланганча, Юля белән Владимир 4 ел элек танышкан, 1 ай элек бергә яшәргә булганнар.

Әлеге хатын-кыз белдергәнчә, яраткан кешесе өчен ул бер тиенсез Чаллыдан күчеп килгән. Аны сөйгәне килеп алган. «Яраткан кешем өчен мин барысына әзер. Кешене яратасың икән», – ди ул.

Юля Чаллыда 2 эштә эшләгән булган. Ул яраткан кешесе өчен гаиләсен һәм фатирын калдырган. Яңа урында эшкә урнашкан. Ә Владимир элек апасы белән фатирда яшәгән булган. Аны туганы куып чыгармаган, ә аның «мәхәббәтен» фатирда күрергә теләмәгән.

Гашыйк пар көнкүрешләре белән дә уртаклашты. Алар палатада булмаганда, аларның территориясен 2 эт саклый. Палатка янында учакта ашарга пешерәләр. Эшләгән акчалары азык-төлеккә, суга һәм шәхси кирәк-яракларга җитә. Алар керләрен эштә юа. Уңайлыклар теләгәндә, гашыйклар ялларда бер төнгә фатир «снимать» итә.

«Урамда җылы, яшәргә була, экстрим. Бернинди проблема юк», – ди мәхәббәттән күзе томаланган ханым.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2023
    Исемсез
    Акылсыз хатын, балаларын кукэйгэ алыштырган, тьфу, бомжиха
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100