news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Купальниктан төшкән фотоны социаль челтәргә куйган өчен штраф кертергә тәкъдим иттеләр

news_top

Коррупциягә каршы көрәш һәм иминлек буенча федераль проект (ФПБК) җитәкчесе Виталий Бородин интернетта ачык контент, шул исәптән купальниктагы фотолар урнаштырган өчен зур штрафлар кертергә тәкъдим иткән.

«Бүген интернетка яки теләсә кайсы социаль челтәргә керсәң, анда эротика гына диярлек. Патриотик контент бик аз калды, шуңа күрә реаль штрафлар кирәк. Беренче тапкыр өчен штраф 2 миллион сум, икенче тапкыр өчен — 10 миллион сум булырга тиеш. Югыйсә кешеләр курыкмаячак», – дигән Бородин.

Аның фикеренчә, интернеттагы контентны контрольдә тоту механизмнары җитәрлек түгел, шуңа күрә мондый материаллар бастыру өчен җаваплылыкны катгыйландырырга кирәк. Ул бу мәсьәлә буенча Роскомнадзорга мөрәҗәгать юлларга җыенуын да әйткән, дип яза «Татар-информ».

Бородин сүзләренчә, ачык контентны блокларга һәм кагыйдә бозучыларга җитди штрафлар салырга мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр кертергә кирәк.

«Безгә патриотик контент кирәк, сәламәт яшьләр кирәк, чөнки болар яшь буын психикасына тәэсир итә. Аннары интернетта төрле бозык кешеләр барлыкка килә, шул контентны күзәтәләр, соңыннан без ниндидер фаҗигале нәтиҗәләр күрәбез. Балалар һәм үсеп килүче буын нәрсә караганын контрольдә тотарга кирәк», – дип белдергән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар