Татарстанның һәм Башкортстанның танылган саунд-продюсерларының берсе, аранжировка ясау остасы, бик күп хитлар авторы Илдус Дәүләнов үзе башкаруында «Кайларда» җырын тәкъдим итте.
«Музыканы һәр күзәнәгем белән тоям. Минем аңа карашымны һәр кеше дә аңлый алмаячак, чөнки минем өчен бу – музыка гына түгел, ә минем тормышым. Бу – ноталар аша җиткергән күңел халәте», – дип яза ул.
«Язлар, җәйләр үткәч,
Көзләр килеп җиткәч,
Искә төште менә тагын да.
Юатып җанымны,
Юатып күңелемне,
Булсаң иде шул чак янымда.
Без йөргән сукмаклар,
Бәхетле ул чаклар
Кайларда, кайларда, кайларда?
Онытылмый, югалмый,
Югалмый, онытылмый,
Уйларда, уйларда, уйларда...»