Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күп кенә юнәлешләрдә алгы сафларга мобилизациягә алынганнарны җәлеп итәләр»

Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән Татарстан депутаты Kazanfirst хәбәрчесе белән элемтәгә чыкты. Ул Россиянең нацистлар белән, НАТО Кораллы көчләре белән ничек көрәшүен сөйләде.

news_top_970_100
«Күп кенә юнәлешләрдә алгы сафларга мобилизациягә алынганнарны җәлеп итәләр»
Фото: kazanfirst.ru

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе инде 1 елга якын дәвам итә. Гаскәрләр чиктәш торган алгы сафта контракт белән хәрби хезмәттә булучылар, мобилизациягә алынганнар гына түгел, үз теләкләре белән хәрби операциядә катнашучылар да тора. Соңгылары арасында ЛДПР партиясеннән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев та бар. KazanFirst редакциясе парламентарий белән элемтәгә кереп, махсус хәрби операция зонасындагы вазгыять турында берничә сорауга җаваплар алды.

Эдуард Сөләйманович, иң беренче итеп, алгы сызыктагы хәлләр турында сөйләгез әле?

Гомумән алганда, хәрби операция зонасындагы вазгыять Россия өчен уңай. Узган елгы чигенүләрдән соң безнең гаскәрләр хәлне тотрыкландырды, ныклы оборона булдыра алды. Бу – гомумән караганда. Ләкин аерым юнәлешләрнең һәрберсендәге хәлләр бер-берсеннән аерылып тора һәм үз динамикасы буенча үсә. Кайбер урыннарда шәһәрләрдә актив штурм бара, мәсәлән, Соледар контрольгә алынды, Артемовскины штурмлау бара (украиннар аны Бахмут дип атый). Башка урыннарда (Сватово) актив оборона эшләре бара. Һөҗүм әзерләнгән участоклар бар. Күп кенә юнәлешләрдә алгы сафларга мобилизациягә алынганнарны җәлеп итәләр, әмма аларны штурм операцияләрендә катнаштырмыйлар, ә азат ителгән территорияләргә җыялар. Штурмлау чараларында махсус әзерләнгән частьлар катнаша, безнеке кебек батальоннар –  үз теләге белән килүчеләрнеке кебекләр. Мобилизацияләнгәннәрнең бурычы – азат ителгән теге яки бу территориядә контроль тәэмин итү.

Махсус операциянең киләчәк үсеш перспективаларын ничек бәялисез?

Махсус хәрби операциянең перспективалары турында сөйләсәк, ул бер генә – безнең җиңү. Әлбәттә, махсус хәрби операция максатларына ирешү җиңел булмаячак. Көнбатыш илләренең (күбесенчә НАТО блогы әгъзалары булган илләр) укронацистларга күрсәткән масштаблы ярдәмен исәпкә алырга кирәк. Шуңа да карамастан, без башлаган эшнең логик яктан төгәлләнүенә ышанам.

Хәрбиләр нинди шартларда яши, көннәрегез ничек уза, нәрсәләр җитми?

Хәрбиләрнең көннәре төрлечә. Барысы да теге яки бу көрәшченең кайда булуына бәйле. Минем турыда сөйләсәк, вакытның бер өлешен мин хәрби бирем үтәү урыннарында (нәрсә эшләүгә карап, 3-5 көн чамасы), ягъни гаскәрләр чиктәш булган линиядә үткәрәм. Анда дошманга кадәр ераклык урыны-урыны белән 40-50 метр да була ала. Аннары ротация үткәрелә, һәм безнең төркемне тыл базасына чыгаралар, ул – гаскәрләр чиктәш булган линиядән 10-12 км ераклыкта урнашкан. Мондый ротация сугышчыларга ял итү өчен кирәк, чөнки гаскәрләр чиктәш булган линиядә даими атыш бара, анда 15-20 минуттан да артмаган бераз гына тәнәфесләр була. Анда хәтта йокларга һәм ашарга да мөмкинлек юк – йоклап булганда, йоклыйбыз, ашап булса, ашыйбыз. Шуңа күрә, ротация үткәрмәсәк, сугышчылар арый һәм бу аларның мөмкинлекләренә зыян китерергә мөмкин. Бу мәгънәдә украиннарның күп урыннарында зур проблема бар – ротация бөтен җирдә дә ясалмый, һәм бу – аларның зур югалтуларының бер сәбәбе. Тыл базасында булганда, без хәрби тәртип буенча эш итәбез (тезелеп басу, нарядлар, 3 тапкыр туклану һ.б.).

Донбасс халкы белән мөнәсәбәтләр ничек?

Без алар белән хәрби хезмәттән бераз ялга чыкканда (кибеткә, мунчага һ.б.) элемтәгә керәбез. Җирле халык безгә хөрмәт белән карый. Алар, әлбәттә, бөтен нәрсәдән арыган, әмма алар безне яклаучылар итеп кабул итә, шуңа күрә безгә алар бары тик яхшы сүзләр һәм теләкләр генә әйтә.

Сез инде 1 айдан артык махсус хәрби операция уздыру зонасында. Бу вакыт эчендә нинди нәтиҗәләр яки карарларга килдегез?

Мин монда булган вакытта – 2 айга якын вакыт эчендә, әлбәттә, мин күп нәрсәләргә башкача карый башладым. Мин махсус хәрби операциянең сәбәпләрен элек тә аңлый идем һәм аның максатларын хупладым, ләкин монда, хәрби хәрәкәтләр зонасында булганда һәм турыдан-туры сугышларда катнашканда, син бөтен хәлне бөтенләй башкача аңлыйсың. Бу атмосфераны барлык уңай яклары һәм югалтулары белән үз җилкәңдә кичерәсең, йөрәккә якын алына. Монда ирләр тугандашлыгын һәм дуслыгын бөтенләй башкача аңлыйсың. Психологик яктан бик кискен мөнәсәбәтләр. Монда ихласлык һәм эчкерсезлек бик күп, ә гражданкада аны алай еш очратмыйсың. Хәрби эш белемнәре һәм күнекмәләре арта, Көнбатышның безгә каршы сугышуы турындагы сүзләрне яхшырак аңлыйсың. Бу чыннан да шулай. Мәсәлән, без басып торган участокта безгә каршы Польша снайперлары эшли. Украиннарның еракка ата торган һәм зур калибрлы кораллары – барысы да диярлек Көнбатыш үрнәкләре. Көн саен без Украинаның НАТО илләреннән хәрби техника товарлары белән тәэмин ителүе турында хәбәрләр ишетәбез.

Элегрәк сез, 3 айлык контракт тәмамланганнан соң, волонтерлык эшендә тукталырга планлаштыруыгызны әйттегез. Сезнең планнарыгыз һәм ниятләрегез үзгәрдеме?

Әлбәттә, контракт тәмамланганнан соң, мин гуманитар миссияләр белән актив шөгыльләнергә ниятлим. Мин хәрбиләребезгә нәрсәләр кирәк икәнен, ничек оештырырга һәм китереп бирү юлларын беләм. Ярдәм складларда гына торып калмыйча, хәрбиләргә барып җитсен өчен ничек эшләргә кирәген беләм. Мин алган тәҗрибәнең гуманитар миссияләрнең оештыру эшләрен яхшырак оештырырга мөмкинлек бирәчәгенә шикләнмим.

Альберт Мортазин

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100