Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күп кенә мөселман гаиләләре никах кына укыта, никахны теркәүне кичектерә»

news_top_970_100

Казанның ЗАГС җитәкчесе Елена Студеникина бүгенге көндә гаилә төзү проблемалары турында «Городские модераторы» программасы кысаларында сөйләгән. «Татар-информ» шул хакта яза.

Гаилә төзүнең төп проблемасы – яшьләрдә өйләнешүнең альтернатив формалары барлыкка килү, ди белгеч.

«Кешеләр гаиләне рәсми теркәүгә торган саен кимрәк килә. Хәзер бик күп [мөселман] гаиләләре никах кына укыта, һәм шул җитә. Никахны рәсми теркәү аннан соңга калдырыла», – ди Студеникина.

Ул шулай ук яшь өйләнешүчеләрнең «картаюын» да искәртә. Алар башта укып бетерергә, аякка басарга тели, аннары гына гаилә кору турында уйлыйлар. Нәтиҗәдә, бала туу планкасы да арта – аналарның уртача яше хәзерге вакытта 30 яшь чамасы, ди ЗАГС җитәкчесе.

«Тагын бер проблема – яшьләргә танышырга урын юк, интернет кына. Хәзер элеккеге шикелле очрашулар – студотрядта, бәрәңге алырга барганда, «танцы»да танышу юк. Студентлар тирәлегендә бик күп гаиләләр корыла иде», – ди Студеникина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100