news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йорт ишегалдында парковка урынын законлы рәвештә ничек алырга?

news_top
Күп катлы йорт ишегалдында парковка урынын законлы рәвештә ничек алырга?
Фото: «Татар-информ»

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең күбесе парковка урыны җитмәү проблемасы белән очраша һәм үзләренә конкрет урынны алып куярга тели. Әмма киртә яки билге кую – законлы түгел. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Юрист Илья Васильчук әйтүенчә, мәсьәләне йорт яны территориясе статусына карап хәл итәргә кирәк.

«РФ Торак кодексы нигезендә, күпфатирлы йорт урнашкан җир кишәрлеге йортның уртак милке булып тора. Шуңа күрә, машина кую урынын алу өчен, бөтен милекчеләр җыелышын үткәрергә кирәк», – ди юрист.

Аның сүзләренчә, участокның бер өлешен арендага бирү мәсьәләсен гомуми җыелыш көн тәртибенә кертү өчен, аерым мәсьәләләрне карарга кирәк: милекне тапшыру, милекчеләр мәнфәгатьләрен кайгыртучы вәкаләтле затны билгеләү, шулай ук гомуми милекне файдалануга тапшыру килешүе шартларын раслау.

«Карар кабул ителсен өчен, күп фатирлы йорттагы милекчеләрнең 2/3 өлеше риза булырга тиеш. Әгәр машина кую урыны инде оештырылган икән, аренда килешүен Росреестрда теркәргә кирәк», – ди эксперт.

Белгеч фикеренчә, әгәр машина кую урыны әле ясалмаган булса, аренда килешүенә кул куяр алдыннан, җир кишәрлегенең чикләрен билгеләп, план әзерләргә кирәк. Төгәл билгеләнгән чикләр киләчәктә аны куллану белән бәйле күп кенә проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

«Әгәр машина кую урынын койма белән әйләндереп алырга кирәк булса, мондый конструкцияләрне урнаштыруны килештерү өчен, администрациягә гариза бирергә һәм эшләү рөхсәте алырга кирәк. Килештерелгән киртәләр урнаштыру белән исә махсуслаштырылган компания шөгыльләнергә тиеш», – диде Васильчук.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар