news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хезмәткәрләргә эш графигын үзенчә көйләү мөмкинлеге бирергә җыеналар

news_top
Күп балалы хезмәткәрләргә эш графигын үзенчә көйләү мөмкинлеге бирергә җыеналар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Күп балалы ата-аналар өчен сыгылмалы (гибкий) эш графигы кертергә мөмкиннәр. Шундый закон проекты әзерләнгән һәм ул Дәүләт Думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк.

Мондый мөмкинлек ана яки атаның кече баласына – 14, ә инвалид баласы булса, аңа 18 яшь тулганчы бирелергә мөмкин. Сыгылмалы эш графигы дигәндә, тулы булмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы, дистанцион эш күздә тотыла. Мондый эш графигы җитәкчелек исеменә гариза гына язып та билгеләнә алырга мөмкин.

«Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Миронов РИА «Новости»га билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләрнең кеше хәленә керергә теләмәве аркасында, күп балалы ата-аналар даими рәвештә зур кыенлыкларга юлыга.

«Нәрсәсе авыр соң?! Күп балалы әнине, ул бала белән поликлиникага барып кайта алсын өчен, баласын мәктәптән яки балалар бакчасыннан ала алсын өчен, эштән 1 сәгатькә иртәрәк җибәрегез инде. Яки ул эшкә бераз соңрак килсен... Әгәр дә аңа сыгылмалы эш графигы билгеләсәң, ул үз урынына «ябышып торачак», иң җаваплы хезмәткәр булачак һәм уздырган шул вакытын артыгы белән эшләячәк», – дип саный партия лидеры.

Миронов сүзләренчә, еш кына күп балалы ата-аналарга, күбесенчә хатын-кызларга, эшләреннән китәргә туры килә. Алар кулай графиклы һәм аз түләнә торган вазыйфаларга күчә, бу, үз чиратында, гаиләнең керемнәрен һәм тормыш дәрәҗәсен төшерә. Һөнәри квалификациясе, карьера перспективалары югала.

Проектның тагын бер авторы – Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Яна Лантратова фикеренчә, бу норманы кабул итү ата-аналарга карьера һәм гаилә арасында сайлауда калмаска ярдәм итәчәк, аларның керемнәрен саклап калачак һәм балаларның тормыш сыйфатын күтәрәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар