Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хатынны ире үтергән һәм мәетен урлаган

news_top_970_100
Күп балалы хатынны ире үтергән һәм мәетен урлаган
"Татар-информ" архивы

Мурманск өлкәсендә күп балалы хатынны элеккеге ире үтереп, мәетен урлап алып киткән. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Җинаять 26 мартта була. Кировск шәһәренең Олмипийская урамында хатын-кыз кычкырган һәм аткан кебек тавышлар ишетелү турында полициягә хәбәр итәләр.

Урынга хокук саклаучылар килә. Кар өстендә кан таплары табыла. Тикшерү барышында ачыкланганча, билгесез ир-ат узып баручы хатынга берничә тапкыр ата. Аннары ул хатынны машинасына салып алып китә.

Берничә сәгатьтән соң җинаятьченекенә охшаган машинаны Апатиты шәһәрендә полиция хезмәткәрләре күрә. Автомобильчене тоткарлыйлар, полициягә алып киләләр.

Шуннан соң ачыкланганча, тоткарланган ир-ат – мәрхүмә хатынның элеккеге ире булып чыга. Хатынның 4 баласы ятим калган. Тикшерү барышында хокук саклаучылар машина түбәсендә үтерү коралын таба. Ул мылтыкка охшаган әйбер була. Коралны экспертизага җибәргәннәр.

Мәрхүмә хатын мәетен Кировск шәһәрендәге сәнәгать мәйданчыкларының берсендә икенче көнне тапканнар. Аның гәүдәсендә атып яраланган эзләр күп булуы ачыкланган.

Үтерү һәм урлау матдәләре буенча җинаять эше ачылган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100