Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хатын тугыз яшьлек малайны кол итеп, рәшәткә артында асраган

news_top_970_100
Күп балалы хатын тугыз яшьлек малайны кол итеп, рәшәткә артында асраган
https://pixabay.com/

Ставрополь краенда күп балалы хатынны кулга алганнар. Ул тәрбиягә алган 9 яшьлек улын кол итеп тоткан дип шикләнәләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Әлеге хәлне күршедә яшәүче ир-ат очраклы рәвештә белеп алган. Ул күршедәге баланы ачтан интектерүләрен, эшче көч итеп кулланулары, мәсхәрәләп тотуларын, баланың төрмә камерасындагы кебек рәшәткә артында яшәвен күрә.

Хатынның үз балалары исә бик яхшы яши.

Карап торышка гадәти гаилә, шәхси йортта яши, йорт тирәсе каралган, чәчәкләр үстерәләр. Хуҗабикә хатын биш бала тәрбияли, аларның өчесе үзенеке, ике бала – тәрбиягә алынган.

Күршеләре хатынның үз балалары урамда уйнап йөрүен күрә, тик 9 яшьлек малайны гына уйнап йөргәнен булмый. 

«Малай гел гравий ташый, бакчада эшли. Гел авыр эш эшли. «Бу – хезмәт терапиясе» ди анасы», – дип сөйли күрше хатын.

Хуҗабикә бер көнне күрше ир-атны ярдәмгә чакыра. Шул чакта күрше ир-ат тәрбиягә алынган баланың рәшәткә артында яшәвен күрә һәм фотога төшерә.

«Мин аңа ярдәм итәргә теләдем. «Ни кирәк» дип сорадым. «Минем барысыннан да үч аласым килә», – диде», – дип сөйли күрше ир-ат.

Моңа кадәр баланың бу өйдән качып китүе дә ачыклана, тик аны тиз арад тотып алып кайта торган булганнар. 

Опека органнары да бу гаиләне гел күзәтеп тордык дип сөйли. «Бернинди дә зарлану булмады. Бала караватын, дәрес әзерли торган урынын күрсәтте. Уенчыклары күп иде», – ди опека башлыгы.

Бала биредәге мәктәптә ике ел укый, аннары анасы аны өйдә укуга күчерә. Имеш, сәламәтлеге белән проблемалар бар. Директор сүзләренчә, бала гел яхшы киенгән, тамагы тук булган.

Хәзер боларның кайсысы дөрес, кайсысы ялган икәнен тикшерүчеләр ачыклый. Битараф булмаган күрше исә полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100