Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хатын тәненең 70 проценты пешкән сабыйга табиб чакырмаган

news_top_970_100
Күп балалы хатын тәненең 70 проценты пешкән сабыйга табиб чакырмаган
"Татар-информ" архивы

Ачинск шәһәрендә 4 яшьлек бала үлгәч, әнисенә карата җинаять эше ачылган. Сабый кайнар суга пешкән, әнисе исә «өйдә тәртипсезлекне күрмәсеннәр» дип, табиблар чакырмый. Баланы үзе дәвалап маташа. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

4 яшьлек бала өстенә кайнар чәйнек аудара, аның тәненең 70 проценты пешкән булган.

Фаҗига 2022 елның 1 мартында була. Малай балалар урындыгына менеп баса һәм чәйнекне тартып китерә. Кайнар су аның битенә, муенына, күкрәгенә, аякларын түгелә. 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге пешкән урыннар тәннең 70 процентын каплый.

«Ашыгыч ярдәм» чакырасы урынга, әни кеше 5 көн буена баласын үзе дәвалый. Төрле дарулар эчертә, баланың хәле начарланганнан-начарлана бара. 5 мартта малай үлә. Әнисе аны җәймәгә төреп, үз әнисенең фатирына алып бара һәм шуннан «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Соңрак ачыкланганча, бу хатын табиблар өйдәге тәртипсезлекне, баланың пешкән урыннарын күрер дә, полициягә хәбәр итәр, һәм аның балаларын алырлар дип курка. Шуңа күрә ул пешкән сабыйга авыртуны баса, температураны төшерә торган дарулар бирә. Бу хатынның тагын 1 яшьлек улы, 5 һәм 11 яшьлек кызлары бар. Әти кеше фаҗига булган чакта вахтага эшкә киткән.

Хәзер балаларны гаиләдән алганнар. Олы кызы социаль оешмада, 2 кече бала үз әтиләре белән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100