Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хатын нәни кызын бакчада күмеп куйган

news_top_970_100
Күп балалы хатын нәни кызын бакчада күмеп куйган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Новосибирск өлкәсендә яшәүче хатын 1,5 яшьлек кызын бер сәбәпсез кыйный, аннары, сабый үлгәч, бакчада күмеп куя. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Чит ил гражданкасы, күп балалы хатын сабыйны бер сәбәпсез кыйный, аннары бакчада күмә. Бу хатынны үз баласын җәзалауда гаеплиләр. Хәзер ул СИЗОда утыра. «Көн саен температура, дару бирмиләр, өйгә шалтыратырга рөхсәт итмиләр», – дип зарлана ул адвокатына.

Ә беренче суд утырышына дискотега килгән кебек килә: челкасын ясаган, чәчен койрыклар итеп куйган, бизәнгән. Ә ярты ел элек интернетта таралган видеода ул милли баш киеме кигән, баласын бакчада җирләп йөри.

Челтәрле җәймәгә төрелгән бала мәетенең башында гематомалар күренә. Икенче язманы карагач, хокук саклаучылар бу гематомалар каян барлыкка килгәнен ачыклый. Кадрларда кызны йөрергә өйрәтәләр, сабыйга сугалар, бәрәләр, акыралар.

Хатынны тоткарлыйлар, бала мәетен казып алалар, экспертизага тапшыралар.

«Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июненнән августына кадәр 1,5 яшьлек баланы тәрбияләүче анасы системалы рәвештә физик һәм әхлакый җәзалый, кыйный. 2021 елның августында сабый үлә, әнисе медицина оешмасына бармый, баланы үзе җирләп куя», – дигән тикшерүчеләр.

Хатынга «Җәзалау» маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Ул гаебен өлешчә таный. Аның балигъ булмаган яшьтәге тагын балалары бар. 20218 елда туган баласын социаль үзәккә алып киткәннәр. Тагын 3 баласын чит илгә анасына озатканнар.

Гаилә башлыгын хатынын тоткарлаганчы ук туган ягына җибәргәннәр.

Җинаять эшен карау дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100