Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде балалы хатын кунакка баргач игезәкләр тудырган, бер сабыйны чоланда яшереп калдырган

news_top_970_100
Җиде балалы хатын кунакка баргач игезәкләр тудырган, бер сабыйны чоланда яшереп калдырган
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә яңа туган бала үлгән өчен, аның анасын хөкем итәләр. 34 яшьлек Елена (исеме үзгәртелә) саксызлык аркасында яңа туган баланы үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Дуслары сүзләренчә, соңгы елларда Елена күп эчә, наркотиклар да куллана. Балаларны төрле ир-атлардан таба, аның 7 баласы бар, балаларның берсе үлгән инде.

Анасы сүзләренчә, ул кызының тәртибен кабул итә алмаганга, аралашмый, Еленаның исә моңа исе дә китми. Елена беренче иреннән ике ул һәм бер кыз таба. Малайларга 17 һәм 18 яшь, алар аталары белән Одессада яши, 14 яшьлек кыз әбисендә тора.

10 яшьлек кызы икенче ирдән туа, аны да атасы үстерә. Тагын бер – чират буенча 5нче баласы турында Елена аз белә, ул баланы кайчан тапканын да төгәл хәтерләми, ул балалар йортында үсә.

Корсагы үсә башлагач кына Елена кабат йөкле булуын аңлый. Ул табибларга бармый, игезәк бала туасын да белми. Хокук саклау органнарындагы чыганак сүзләренчә, Елена йөкле чагында да эчә, наркотиклар куллана.

Бала тапкан көнне ул исерек була. Тулгаклый башлагач, ул дусларына китә. «Табиблар чакырма, үзем табам, тәҗрибә бар», – ди исерек хатын. Шулай итеп, ул исерек дуслары арасында ир бала тудыра, аны чүпрәккә төреп, үз янына диванга сала, аннары кыз бала таба.

Елена сүзләренчә, тугач та улы кычкырып елаган, кызы дәшмәгән. Ул «ашыгыч ярдәм» чакырып тормый, кыз бала үле, дип саный. Кызының гәүдәсен җәймәгә төрә дә чоланга яшерә. Иртән йокыдан торгач, улын алып китеп бара.

Елена, җирләргә акча булгач, кыз гәүдәсен килеп алырмын, дип китә. Ләкин акча табылмый, дус хатын исә бала мәетен подвалга яшерә.

Берничә көн узгач, бу турыда хокук саклаучылар белеп ала. Еленаның өенә оперативниклар килгәч, ул үзенең кайчан бала табуын да көч-хәл белән искә төшерә.

Экспертиза ачыклаганча, яңа туган сабый кыз наркотиклар белән агуланып үлгән, аның канында алкоголь дә табылган. Еленага карата җинаять эше табылган. Эш судка тапшырылган. Еленаны 2 елга колония-поселениегә хөкем иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100