Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы ир-ат Интернетта танышкан яшь кызны беренче очрашуда ук буып үтергән

news_top_970_100
Күп балалы ир-ат Интернетта танышкан яшь кызны беренче очрашуда ук буып үтергән
"Татар-информ" архивы

Севастополь шәһәрендә төзүче булып эшләүче ир-атны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул танышу сайты аша тапкан кызны беренче очрашуда ук үтереп, коега ыргыткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Былтыр март азагында Севастопольдә яшәүче 24 яшьлек кыз югала. Ул яңа танышы белән очрашуга китә һәм әйләнеп кайтмый. Борчуга калган әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Кызны эзлиләр, төрле версияләр карала, шул исәптән көч кулланып җинаять кылу да, диелә хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, югалыр алдыннан гына, бу кыз Интернетта 42 яшьлек ир-ат белән таныша. 30 мартта кич белән алар икесе бергә шәхси йортка килә. Ир-ат биредә ремонт ясый.

Очрашу вакытында алар кисәк кенә талаша башлый, шуннан соң ир-ат кызны киемдәге шнур белән буып үтерә, аннары мәетне канализация коесына ыргыта һәм өстенә чүп-чар ташлый.

Әлеге ир-атның күп балалы әти булуы да билгеле. Моңа кадәр ул талау өчен хөкем ителгән.

«Алдарак талау өчен билгеләнгән шартлы срок белән бергә бу ир-ат 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә, ул каты режимлы колониягә озатыла», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100