news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләнең бөтен малы янып беткән

news_top
Күп балалы гаиләнең бөтен малы янып беткән
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Тәтешле районындагы Беләш авылында яшәүче күп балалы гаиләның йорты, каралты-курасы янып беткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә агач өй, сарай һәм «УАЗ» машинасы янган. Ут 200 квадрат метрдан артык мәйданга таралган.

Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Күп балалы гаилә туганнарында яшәп тора.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар