news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләләргә керемгә салымны тулысынча кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

news_top

Россиядә күп балалы гаиләләргә физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) тулысынча капларга тәкъдим иттеләр. Закон проекты партия башлыгы Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан Дәүләт Думасына кертү өчен әзерләнгән. Бу хакта «Известия» яза.

«Гамәлдәге тәртип түләүне алучылар арасыннан керемнәре формаль рәвештә күрсәтелгән бусагадан артып киткән, әмма чынлыкта лаеклы тормыш дәрәҗәсенә ия булмаган кайбер гаиләләрне (беренче чиратта бу – күп балалы, тулы булмаган гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр) төшереп калдыра. Әлеге закон проекты белән җан башына туры килгән уртача керем бусагасын 3 яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим ителә, бу – ярдәм алучылар даирәсен киңәйтергә һәм гадел ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», – диелә «Известия» карамагында булган документта.

Закон проекты шулай ук түләүләрне исәпләү механизмын балалар санына карап дифференциацияләргә тәкъдим итә. 2 балалы гаиләләр өчен түләү мөрәҗәгать итүченең еллык кеременнән исәпләнгән НДФЛ суммасы һәм шул ук керемнән 6 процент күләмендә исәпләнгән сумма арасындагы аерма буларак билгеләнә.

Күп балалы (3 һәм аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр өчен НДФЛны тулысынча каплау тәкъдим ителә, бу – иң зур чыгымлы гаиләләргә көчәйтелгән дәүләт ярдәме кирәклеген чагылдыра.

Хәзерге вакытта закон проекты Хөкүмәткә юлланган.

«Әгәр гаиләдә балалар бар икән, аңа һичшиксез ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә без 2 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен мохтаҗлык критериен яңадан карарга тәкъдим итәбез, моның ярдәмендә күбрәк гаиләләр түләү ала алачак. Ә 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә түләнгән НДФЛны тулы күләмдә кайтарырга. Хакимиятләр мохтаҗларга гына түгел, ә җәмгыять үсешенә, бигрәк тә балалар туу һәм тәрбияләүгә әһәмиятле өлеш кертүчеләргә ярдәм итү мөһимлеген аңларга тиеш», – дип аңлата Слуцкий, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар