Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен дәүләт ярдәмен ничек алырга?

news_top_970_100
Күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен дәүләт ярдәмен ничек алырга?
Рамил Гали

Өченче яки аннан да күбрәк баласы 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә социаль ипотеканы түләү өчен дәүләт компенсация бирә. 

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен компенсация бирү чараларын дәвам итәргә кушты. Бу турыда 15 июньдә «Татар-информ» хәбәр итте. Яңа закон проекты бу срокны 2023 елга кадәр озайтуны күздә тота.

Сүз 450 мең сум акча турында бара. Бу акчаны ипотека әҗәтенең төп суммасын каплау өчен кулланып була. Әгәр әҗәт 450 мең сумнан кимрәк булса, калган өлешен процентларны түләүгә тотарга мөмкин. «Казанские ведомсти» газетасы шул хакта яза.

Бу компенсацияне бер тапкыр һәм бер кредитны түләү өчен генә тотарга ярый. Өстәвенә, бу суммага ана капиталын да кушарга рөхсәт ителә. Шулай итеп 1 млн сумнан артык акчаны янга калдырып була.

Әлеге программаның шарты буенча, кредит килешүе түбәндегеләр өчен төзелгән була ала:

  • торак бина сатып алу өчен;
  • өлешле төзелештә катнашу килешүе белән торак сатып алу;
  • йорт  – шәхси торак төзелеше (ИЖС) объекты төзү;
  • шәхси торак төзелеше (ИЖС) өчен җир участогы алу;
  • бөтен объект милек булып күчсен өчен соңгы өлешне сатып алу.

Дәүләт ярдәмен төзелеп бетмәгән йорт сатып алу яки кредитларны рефинанслау өчен кулланып була. 

Әлеге программаны файдалану өчен кредиторга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк гаризаны, башка документларны үзе тикшерә, материалларны программаның операторы - ДОМ.РФ оешмасына үзе җибәрә. Заемчы гаризаның статусын һәм һәр очрак өчен кирәкле документлар исемлеген оператор сайтында карый ала.

Әгәр бөтен таләпләр үтәлгән булса, ипотека буенча әҗәтне каплау өчен акча банкка бүлеп бирелә. Бу очракта әҗәттән тыш, ай саен түләү күләме һәм кредит өчен арттырып түләү суммасы кими, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100