news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләләр өчен түләүле парковкалар бушлай булырга мөмкин, дөресме?

news_top
Күп балалы гаиләләр өчен түләүле парковкалар бушлай булырга мөмкин, дөресме?
Фото: © «Татар-информ»

«Новые люди» партиясе депутатлары күп балалы гаиләләр өчен түләүле парковкаларны бушлай итәргә тели. Алар Дәүләт Думасына закон проектын кертте, дип яза ТАСС.

Аерым алганда, проектта күрсәтелгәнчә, түләүле парковкадан файдаланган өчен, күп балалы ата-аналарның (уллыкка алучыларның) берсенә теркәлгән транспорт чарасы өчен акча алынмаячак, дип тәкъдим ителә.

Закон проекты авторлары фикеренчә, түләүле парковкалардан түләүсез файдалану хокукын федераль дәрәҗәдә беркетү балалар туу һәм тәрбияләү өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар