Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авария ясаган егет «судан коры чыгар» инде». Күп балалы гаиләдән бер сабый исән калган

news_top_970_100

Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав шәһәре янында коточкыч авариядә 4 кеше һәлак булган, 1 бала гына исән калган. Марина белән Руслан Галиуллиннар, аларның 7 яшьлек кызы Роза, әле 2 ай да тулмаган уллары Рузил (исемнәр үзгәртелә) – барысы да үлә. 4 яшьлек Артем могҗиза белән генә исән кала. Аны Чиләбе өлкә хастаханәсенә салганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Баланың күп травмалары бар, авыр хәлдә, табиблар барысын да эшли», – дигәннәр Чиләбе өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фаҗига 4 мартта көндез була. Гаилә «ВАЗ-21102» машинасында бара, кисәк кенә аларның полосасына «Hyundai Santa Fe» очып чыга. Ике машина кара-каршы бәрелешә, аннары юлдан чыгып китәләр.

Авария «Hyundai» белән идарә итүче 19 яшьлек егет аркасында килеп чыккан, дип фаразлана. Ул алдагы машинаны узганда дистанция сакламый. Аның белән 16 яшьлек пассажир кыз була. Егет белән кыз хәзер хастаханәдә ята.

Галиуллиннар гаиләсе Малый Бердяш авылында яши. Әниләре балаларны үстерә, хуҗалык белән шөгыльләнә, әтиләре заводта эшли. Алар өй салган, бай түгел, ләкин бәхетле яшиләр.

«Балаларның анасы – минем апа. Матур, бик яхшы әни. Тыйнак яшәделәр, ләкин балаларын гел карап торды, киендерде, яхшы тәрбияләде», – ди мәрхүмәнең туганы.

Биредә яшәүчеләр барысы да бер-берсен белә, авария ясаган, дип фаразланган егетне дә беләләр. Кайсыберләре, ул тиешле җәза алмас, дип борчыла, ул «гадәти гаиләдә үсмәде» диләр.

«Аның туганы берничә ел элек бала бәрдергән иде, җинаять җаваплылыгы булмады. Бу егет тә судан коры чыгарга мөмкин», – диләр.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100