Башкортстанда күп балалы гаиләдә «король игезәкләре» туган. Хәзер бу гаиләдә 7 бала үсә, дип яза «Башинформ».
Зилаир районында 2025 елның 30 декабрендә Бәрзәш авылында яшәүче гаиләдә игезәкләр дөньяга килә.
«Яңа ел алдыннан Виталий Александрович һәм Алена Алексеевнаның уллары Кирилл һәм кызлары Кира туды. Алар гаиләдә алтынчы һәм җиденче бала булды», – дигән Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Владимир Спеле.
Аның сүзләренчә, гаиләдә гадәти булмаган матур исемле балалар үсә: Виталина, Евгения, Елисей, Арсений, Евдокия.
- «Король игезәкләре» – ананың бер йөклелеге нәтиҗәсендә ир һәм кыз бала туган очрак.