Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләдә фаҗига: Чистайда 9 яшьлек кыз һәлак булган

news_top_970_100
Күп балалы гаиләдә фаҗига: Чистайда 9 яшьлек кыз һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чистай районында Кубас авылында янгында 9 яшьлек кыз бала һәлак. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига булган өйдә күп балалы гаилә яши. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ир белән хатын 1 һәм 12 яшьлек улларын уттан алып чыга.

Янгын хәрабәләрен актарганда 9 яшьлек кыз мәете табыла.

Ачыкланганча, әти кеше хатынын һәм 2 баласын янгыннан чыгаргач, кабат өйгә керә алмый инде, аны төтен баскан була.

Якынча версия буенча, ут тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.

Әни кеше сүзләренчә, ул гадәттә өйдә яки веранда ягында тәмәке тарта. Ләкин кичә верандада тәмәке тартканмы-юкмы икәнен хәтерләми.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, өйнең нәкъ менә веранда өлеше күбәк янган.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100