Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаиләдә фаҗига: әтисе, әнисе, өч бала үлгән, сабый гына исән

news_top_970_100

Түбән Новгород шәһәрендә 22 февральгә каршы төндә ир белән хатын һәм аларның балаларының мәетләре табыла. Ир белән хатын һәм 3 бала – ике малай һәм бер кыз – сөрем газы белән агулана. Гаиләдән бары тик 4 айлык сабый гына исән кала. Әти кешенең беренче никахтан туган кызы да әбиләрендә булып, исән кала. Әлеге фаҗига турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаилә әгъзалары дүшәмбе иртән үк үзләрен начар хис итә, алар «ашыгыч ярдәм» чакыра. Ләкин фатир ишеген 22 февральдә төнлә белән генә ватып ачалар.

Мария ире Евгений, ике кызы белән бергә бу фатирга 2 ел чамасы элек күченә. Фатир аңа әбисеннән мирас булып кала. Алар яхшы гаилә була, күршеләр белән ярдәмләшеп яшиләр. Аннары тагын ике уллары туа, Евгений яңа эшкә урнаша. Алар машина алырга, кухнядагы иске газ колонкасын алмаштырырга җыена. Ләкин өлгермиләр. Мөгаен, колонка ватык булу аларның гомерен өзә. Тикшерүчеләр һәм прокуратура фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Хәзер биредә бәхетле гаилә яшәгәнен баскыч төбендәге чаналар, коляскалар һәм тюбинглар искә төшереп тора.

Аскы катта яшәүче хатын сүзләренчә, әлеге гаиләнең тавыш-тыны 19 февральдә – якшәмбе көнне үк туктала. Бала да еламый, башка тавышлар да булмый. Ул күршеләрен ата-аналарына кунакка китте, дип фаразлый.

Башка күршеләре дә йортның иске булуын, күршеләрнең нинди сериал каравын да ишетүләрен әйтәләр. Шулай да берсе дә күп балалы гаиләдә фаҗига булуын башына да китерми.

Мәрхүмә хатын белән аралашып йөрүче Ольга фатирда ут янып торуын күрә, тик ул да фаҗига булыр дип уйламый. «Иртән эшкә барганда, аларның фатирына полиция шакыганын күрдем. Ни булганын белештем, алар миңа чакыру килгәнен, «бала сулыш ала алмый» диюләрен әйтте. Аста «ашыгыч ярдәм» тора иде», – ди Ольга.

Ольга Мариягә дә, Евгенийга да шалтыратып карый, тик трубканы алучы булмый. Ольга, сөйләшә алмыйлардыр, дип фаразлый. Кич белән кайткач та күршеләренең фатирында ут януын күрәләр. Аннары Машаның әти-әнисе килә, алар балаларын эзли.

Шулай итеп, әти-әниләре дә килгәч, фатир ишеген ватып ачарга булалар. Белгечләр 5 мең сумга ишекне ачып бирә. Фатирда коточкыч картина була – гаилә әгъзалары барысы да диярлек бергә утыра, тик үлгәннәр. Күршеләре фикеренчә, ир белән хатын 2 яшьлек малайны балалар бакчасына җыендыра, яки «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә барырга телиләр. Әтисе дә, улы да чыгып китәргә әзерләнгән кебек киенгән.

«Лиза бүлмәсендә караватта ята, башы артка киткән. Лешаны күрмәдем, ул Машаның аяклары янында иде бугай. Маша диван-караватта ята, аяклары асылынып төшкән. Женя диван янында тезләнеп тора, башын кулларына куйган. Сабый караватта шул ук бүлмәдә ята», – дип искә ала Ольга.

Исән калган сабыйны әбисе белән бабасына тапшырачаклар.

Күрше-күлән шуңа гына аптырый – «ашыгыч ярдәм»не 20 февральдә үк чакырганнар бит, тик нигәдер фатир ишеген шул ук көнне ватып ачмаганнар.

Хәзер бу йортта газны сүндереп торганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2023
    Исемсез
    Бу нинди галэмэт,ничэ кешенен, балаларнын номере озелде шул газ исенэ агуланып. Газ тикшеручелэр кайда сон? Тех осмотр уткэрэлэр бит. Купме акча тулибез бит.Бик аяныч Хэл. Туганнарына сабырлык бирсен ХодайТагалэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100