Күп балалы гаиләдә фаҗига: Абыйлы-сеңелле балалар янып үлгән, өч бала реанимациядә
Владимир өлкәсенең Собин районындагы Лакинск шәһәрендә шәхси йортта янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә яши. Фаҗигадә 2 бала янып үлә, 3 бала имгәнә. Бу турыда Владимир өлкәсе прокуратурасына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Фаҗига 17 августта төнге 11ләр тирәсендә була. Бер катлы агач йортта янгын турында янгын сүндерүчеләргә 22.32 сәгатьтә хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә, ут бөтен өйне чолгап алган була. Аннары ачыкланганча, коткаручыларны соң чакырганнар.
Ут күрше йортка да күчү ихтималы була, бәхеткә, аны булдырмыйлар.
Кызганычка, янгында 8 яшьлек малай һәм аның 7 яшьлек сеңлесе янып үлә. Тагын 3 баланы өлкә клиник хастаханәсенә илтәләр, алар хәзер реанимациядә ята.
Мәрхүм балаларның туганнары шок халәтендә, алар белән психологлар эшли, диелә хәбәрдә.