Күп балалы гаиләдә җәнҗал: хатын «кыйнады, сукты, аерылам» ди, ә ир барысын кире кага
Новосибирск шәһәрендә яшәүче Тамара белән Денис (исемнәр үзгәртелгән) балачактан ук таныш булган. Алар бер мәктәптә укыган. 2019 елның августында кыз белән егет очраша башлаган, ә берничә айдан Денис сөйгәненә тәкъдим ясаган. 2020 елның гыйнварында пар туй уйнаган. Тиздән Тамара банктан эштән декрет ялына киткән һәм 2 ир бала тапкан, дип яза «Комсомольская правда».
«Мин гел зур гаилә турында хыялландым. Минем беренче иремнән улым бар. Денисның шулай ук 2 баласы бар. Ул, беренче хатыным берничә эштә эшләргә мәҗбүр итә иде, дип зарлана. Минем белән булганда да Денисның 4 ел дәвамында даими эше булмады. Ул балалар карады, ашарга пешерде, өй эшләре белән ярдәм итте. Мин декретта чакта маникюр ясаучыга укып чыктым», – дип сөйли Тамара.
«ДУСТЫНЫҢ ХАТЫНЫ БЕЛӘН КАЙТЫП КЕРДЕ, ЯҢАГЫМА СУКТЫ»
5 кешедән торган гаилә Тамара сатып алган кечкенә фатир-студиядә яшәгән. Денис элеккеге хатынына алиментларны өлешчә түләп барган, ләкин барыбер бурычлары җыелган. Ир-ат рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән. Соңрак ул «күп балалы ата» статусын рәсмиләштергән һәм 5 кешегә 60 мең сумнан артык түләү ала башлаган. Ләкин пособие Денисның бурычларына һәм кирәк-яракларына китеп барган.
«Ул 2024 елда Абаканда эшләде, иптәшенә кибет төзергә ярдәм итте. Мин дә балалар белән туганнарым янына килдем. Беркөнне Денис дустының хатыны белән кайтып керде. Исерек иде. Алар, балаларга йокларга бирмичә, төне буе сөйләшеп утырды. Мин Дениска берничә тапкыр кисәтү ясадым. Шунда ул минем янга килде дә яңагыма китереп сукты. Дустының хатыны кайтып китте. Денис, тезләнеп, гафу үтенде», – дип искә ала Тамара.
Хатын-кыз ул вакытта ирен балалары хакына гафу итә. Фатир-студиясен арендага бирә, ә үзе балалары белән 2 бүлмәле фатир арендалап тора башлый. Килешүне ире исеменә рәсмиләштергәннәр, әмма фатир өчен Тамара үзе түләп барган. Ул шулай ук иренә үзенең банк картасын биргән, чөнки Денисның, алимент бурычлары булу сәбәпле, счетларына арест салынган.
«Мөнәсәбәтләр яхшырмады, 2024 елның ноябрендә мин аның белән аерылышырга булдым. Дениска бу хакта әйттем. Ул суд кәгазен ертып атты. Аннары гафу үтенде, төзәлергә вәгъдә итте. Беренче тапкыр рәсми рәвештә гаризаны 2025 елның июлендә почта аша бирдем. Денис минем белән судка барды һәм гаризаны кире алуымны таләп итте. Мин аңа янәдән ышандым һәм гафу иттем. Ләкин алга таба мөнәсәбәтләр тагын да ныграк начарайды. Без ачуланыштык. 4 сентябрьгә каршы төндә ул миңа исерек хәлдә һөҗүм итте, буып үтермәкче булды. Өлкән улыбыз мине якламакчы булды, Денис аның борынына сукты», – дип сөйли Тамара.
Шуннан соң хатын-кыз, балаларны алып, бу фатирдан чыгып киткән һәм башка фатир арендалап тора башлаган. Шуннан соң икенче тапкыр аерылышырга гариза биргән. Суд утырышы 2026 елның гыйнварына билгеләнгән.
«ЕГЫЛДЫМ ҺӘМ ТОРА АЛМЫЙ ЯТТЫМ»
Дениска судтан хәбәр килгән. Ул хатыныннан улы белән күрешергә бирүен таләп итәргә тотынган. Баланың кайда икәнен әйтмәсәң, опека органнарын чакырам, дип янаган.
«Без өйдән ерак түгел җирдә очрашырга дип килештек. Ул безнең кайда фатир арендалап торганны белми иде, шуңа күрә безнең арттан барган һәм кайда яшәвебезне күргән. Без аның белән талаштык. Ул баланы үзе белән алып китеп барды. Бераздан ул минем салонга улыннан башка гына килде.
«Мин сине яратам, гаризаны кире ал, аерылышмыйк!» – дип кычкырды.
Мин ризалашмадым. Ул мине этеп җибәрде һәм сул як теземә типте. Мин егылдым һәм тора алмый яттым, ул мине өстемнән басып тотып торды. Минем кычкырган тавышка күрше офислардан танышларым чабып кереп җитте, алар «ашыгыч ярдәм» чакырды. Мине травматология пунктына китерделәр, рентген ясадылар. Тезем имгәнгән булып чыкты. Хәзер култык таягына таянып йөрергә туры килә. Денис миңа әле дә янавын дәвам итә», – ди Тамара.
Денис исә гаепле булуын кире кага.
«Мин аннан баламны алып киттем, ул аны өйдә калдырган иде. Аның янына эшенә килдем, салонга кердем. Ул, мине күргәч, артка чигенә башлады, абынып егылды һәм аягын имгәтте. «Ашыгыч ярдәм» чакыртты, хәзер мине гаепли. Миндә гаепсез булуымны исбатлый торган видеоязма бар», – дип белдергән ир-ат.
Тамара полициягә ире кыйнау турында гариза язган. Тикшерү уздырачаклар. Хатын-кыз эшендәге бүлмәне арендага бирүчедән видеокамераларның язмасын сораган, ул видеоны ай дәвамында бирергә вәгъдә иткән.
ЮРИСТ ФИКЕРЕ
«Суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк. Аның нәтиҗәләре нигезендә хатын-кызның сәламәтлегенә никадәр зур зыян китерелгәне ачыкланачак. Әгәр сүз кыйнаулар турында гына барса, моның өчен административ җаваплылык билгеләячәкләр. Җитдирәк зыян китерелгән очракта ир-атка РФ Җинаять Кодексы нигезендә җаваплылык янаячак. Бу – балалар кайда яшәячәген хәл иткәндә мөһим булырга мөмкин», – дип аңлаткан адвокат Михаил Спиридонов.