Күп балалы гаилә ялдан кайтканда авариягә очраган: ике улы үлгән, әниләре авыр хәлдә

8 августта Саратов өлкәсе трассасында булган коточкыч авариядә Чиләбе өлкәсендә яшәүче гаилә 2 кечкенә улын югалткан. Әлеге юл-транспорт һәлакәте аларның тормышын икегә бүлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Зөбәеровлар гаиләсе үзләренең «Тойота» машинасында, Кырымда ял итеп, Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәренә кайтып барган. Арткы утыргычта балалар көлешә, алда Ксения ире белән узган яллары турындагы тәэсирләре белән уртаклашып, киләчәккә планнар корып кайта. Һәм кинәт барысы да тынып кала. Каршы як полосадан, бернинди сәбәпсез, «Пежо» автомобиле очып чыга. Машиналар кара-каршы бәрелешә, 2 автомобильдән дә тимер өемнәре генә кала. Барысы да санаулы секундлар эчендә була.
«Пежо» йөртүчесе –69 яшьлек хатын – шунда ук һәлак була. «Тойота»дагы 2 малай да үлә. Берсенә 4 яшь, икенчесенә әле яңа гына 1 яшь тулган була.
Ул вакытта «Пежо» йөртүчесенә ни булганлыгы билгесез. Видеорегистратор язмасыннан күренгәнчә, полосада аның алдында бер машина да булмаган.
Хәзер Ксения Зөбәерова Саратов хастаханәсендә реанимациядә. Аның ире һәм 2 улы могҗиза белән исән калган. Хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган, әмма табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшли.
Ир белән хатын эшләгән Трехгорный заводында гаиләгә ярдәм җыю оештырылган, диелә хәбәрдә.