Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы әти кеше 12 яшьлек малайны коткарган, 11 яшьлеген коткарырга өлгермәгән

news_top_970_100
Күп балалы әти кеше 12 яшьлек малайны коткарган, 11 яшьлеген коткарырга өлгермәгән
"Татар-информ" архивы

Курган өлкәсендә яшәүче Владимир Серковны суга бата башлаган 12 яшьлек малайны коткарган өчен бүләклиләр. Вакыйга 29 майда кич белән Сычево бистәсендә була. Кызганычка, Владимир 11 яшьлек икенче малайны судан алып чыгарга өлгерми, ул бата. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Владимир Серков тавышны очраклы гына ишетеп ала. Тирән чокырга җыелган сулык янына килгәч, ул бата башлаучы баланы күрә. Малай ярдан 2 метр ераклыкта гына була.

Владимир ярдәмгә ташлана, кулларына күтәреп алып чыга. Малай күп итеп су йоткан, аңа беренче ярдәм күрсәтергә туры килә. «Ул шок халәтендә, курыккан, хәлсезләнгән, аңын югалта башлаган иде», – ди Владимир.

Урынга табиблар чакыралар. Баланы хастаханәгә алып китәләр. Хәзер аны хәле яхшы.

Владимирның 4 баласы бар. «Күз алдына китерергә куркыныч. Өйгә кайткач, үзем шок кичердем, мин шунда булмасам ни булыр иде?» – ди ул.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында бу турыда билгеле булгач, Владимирны бүләкләү турында карар кабул итәләр.

Кызганычка, бу сулыкта тагын бер малай бата башлаган булган. Владимир бер малайны алып чыккан, аннары икенчесен алырга киткән. Ләкин 11 яшьлек икенче малайны коткарырга өлгермәгән. Аның мәетен коткаручылар алып чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100