Алтай краеның Усть-Камышенка авылында 26 июльдә фаҗига була. Николай Горбунов Чарыш елгасында балык тота, ә бу вакытта аның гаиләсе яр буенда ял итә. Шул вакытта ир-ат суда бата башлаган 2 баланы күреп ала. Ул аларны коткарырга ташлана, балаларга ярдәм итә, тик үзе судан чыга алмый. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.
Суда тирән чокырлар булган. Бер малай шул чокырга төшеп китеп, бата башлый.
Николайныңның хатынының сеңлесе Алена: «Баткан балаларның әти-әнисе янәшәдә генә иде, әмма алар балаларын коткарырга кермәделәр дә. Бер Коля гына ярдәмгә ташланды», – дигән ул. Күпмедер вакыттан соң гына, батучы малайның әтисе кызына коткару боҗрасын биргән һәм улын коткарырга суга кертеп җибәргән. Кыз суга кереп киткән һәм үзе дә бата башлаган. Николайга хатыны булышкан – ул башта малайны тартып чыгарган, аннары кызны. Соңыннан «хәлем бетте» дигән. Малай инде судан чыккач, Николайның хатыны кызны ярга алып чыккан, борылып караганда, ире инде су астына киткән булган… «Коля хатыны күз алдында һәлак булды. Балалары исән калган ир белән хатын, коткарылган балаларны алып, машинага утырып китеп барды, рәхмәт тә әйтмәделәр», – дигән Алена.
Шаһитлар сөйләгәнчә, Николай баткан җирдә бик тирән чокырлар була. Ир-ат хатыны һәм балалары күз алдында батып үлә. Водолазлар аның мәетен эзләргә керешкән, тик әлегә таба алмаганнар
«Күпләр Коляны яхшы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, авыр вакытта ярдәм кулы сузарга әзер кеше буларак белә», – дип сөйләгән гаиләнең танышы Наталья. Балалары әле дә әтиләренең үлгәненә ышанмый икән. Николайның якыннарының кайгысын уртаклашучылар бик күп булган.
Николай Горбуновка 31 яшь булган. Ул кышын кочегар булып эшләгән, җәен – кырда. Коля үз тракторы белән юлларны чистарткан. Гаиләдә 4 бала бик тату яшәгән. Иң өлкәненә – 9, иң яшенә – 4 яшь. Аның кечкенә 4 баласы ятим калган.