Күп балалы ата – телешоу йолдызы махсус операциягә киткән (нәни балалы хатыны риза түгел)
«Дом-2» телешоуы катнашучысы Александр Задойнов махсус операциягә киткән. Ул моны патриотизм белән аңлаткан, ә хатыны, акча эшләргә китте, дип язган. Бу хакта «СтарХит» яза.
Задойнов Ярославльдә туып, Сочида яшәсә дә, контрактны бу шәһәрләрдә түгел, Нижневартовскида төзегән. Задойнов моны «аңа кешелекле һәм профессиональ мөнәсәбәт» дип аңлаткан. «Хәзер шундый вакыт – бабайлар һәм бабайларның әтиләре эшен дәвам итәргә кирәк». Ул гаиләсе үзенең бу гамәлен хуплады дип яза: «Әлбәттә, борчылалар, ләкин миңа ышаналар, мин дә ышанам. Без дөрес юлда!»
Әмма хатыны Ксения социаль челтәрләрдә иренең башка сәбәп белән китүен яза. «Ул акча эшләргә китте, гаиләгә түгел, үзенә акча эшләргә, үзенең чыгымнарын, бурычларын капларга», – дип яза кечкенә бала белән калган хатын. Аларның 2022 елда София исемле кызлары туган иде. Александр соңгы арада төзелеш белән шөгыльләнгән һәм «янган» булуы бар, дип яза «СтарХит».
Ксения иренең бу карары гаилә белән киңәшеп түгел, карар кабул ителгәннән соң җиткерелгән хәбәр булуын яза.
«Телейолдыз»ның хатыны белән киеренке мөнәсәбәтләре тапшыруны карап баручыларга билгеле. Аларның балалары булмый тора, аннары аерым яшиләр. Тагын бергә яши башлагач, кызлары София туа. Әмма аннан соң да Ксения: «Безнең мөнәсәбәтләрдә кризис», – дип сөйли.
Александрның тагын 2 баласы бар – Анастасия һәм Александра. Бер кызының әнисе Элина Камирен, алиментлар алу өчен, судка мөрәҗәгать итәргә дә җыенган иде.