Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы ата-аналарга өстәмә отпуск билгеләргә җыеналар

news_top_970_100

Дәүләт Думасындагы «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе депутатлары күп балалы ата-аналар өчен ел саен 14 көнлек өстәмә түләүле ял билгеләү турында закон проектын тәкъдим итәчәк. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.

Документ РИА «Новости» карамагында бар.

Проект авторлары – партия җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков. Партия матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр итүенчә, әлеге закон проекты Дәүләт Думасына дүшәмбе көнне кертеләчәк.

«Әлеге закон проекты буенча, 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган, өлкән баласы 18 яшькә җитмәгән хезмәткәрләргә ел саен 14 календарь көнгә өстәмә түләүле ял бирү тәкъдим ителә», – диелә проектка аңлатма язмасында.

Ялны хезмәткәр өчен уңайлы вакытта бирү карала. Шулай ук, хезмәткәрнең язма гаризасы буенча, бу ял еллык төп түләүле ялга кушылырга, яки аерым – тулысынча яки өлешләп – кулланылырга мөмкин. Әмма проект нигезендә, әлеге ялны киләсе эш елларына күчерү рөхсәт ителми.

РИА «Новости» белән әңгәмәдә Сергей Миронов, бу башлангыч 3 һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләрне яклау максатыннан Дәүләт Думасына кертелүен әйтте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100