news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп балалы аналар, педагоглар, медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыга ала

news_top

Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин белдергәнчә, күп балалы аналар, педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы саклана. Аның сүзләренчә, бу – махсус хезмәт казанышларын һәм авыр хезмәт шартларын исәпкә алуга юнәлтелгән дәүләт сәясәтенең бер өлеше.

«Дәүләт һәрвакыт аерым казанышларны һәм катлаулы хезмәт шартларын исәпкә алды, шуңа күрә вакытыннан алда пенсия киң даирә гражданнар өчен саклана», – дип билгеләп үтте депутат NEWS.ru басмасына биргән әңгәмәсендә.

Ул ачыклап узганча, 2026 елдан күп балалы хатын-кызлар өчен мөһим яңалык үз көченә керә: эш стажына барлык балаларны карау чоры кертеләчәк, элеккечә 4 бала белән генә чикләнми. Хәзерге кагыйдәләр буенча, 3 бала тәрбияләгән аналар – 57 яшьтә, 4 бала үстергәннәр – 56 яшьтә, ә 5 һәм аннан күбрәк баласы булганнар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала.

Педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре дә, һөнәрләренә 25 ел һәм аннан да күбрәк гомер багышлаган очракта, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын саклый. Чаплин өстәвенчә, Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләр, тиешле стаж булганда, пенсиягә 5 елга иртәрәк чыга.

Моннан тыш, инвалид бала тәрбияләгән ата-аналар да иртәрәк ялга чыгу хокукына ия. Бу категориядәге хатын-кызлар 50 яшьтә, ир-атлар 55 яшьтә пенсиягә чыга ала. Төп шарт булып, хезмәт стажы тора.

«42 ел эшләгән ир-атлар һәм 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар билгеләнгән сроктан 2 елга иртәрәк пенсиягә чыгу хокукын ала», – дип ассызыклады депутат.

Чаплин әйтүенчә, әлеге норма – «күпьеллык намуслы хезмәткә күрсәтелгән ихтирам билгесе». Бу турыда «Татар-информ» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар