Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунып китәрсең, зур караватым бар»: Әсхәт Дөбер — Шатр хатыны белән ничек танышкан?

«Ул төнне миңа кайткан булса, безнең аралашу шуның белән тәмамланыр иде», — ди җырчы.

news_top_970_100
«Кунып китәрсең, зур караватым бар»: Әсхәт Дөбер — Шатр хатыны белән ничек танышкан?
https://www.instagram.com/asxat_debershatr/

Әсхәт Дөбер-Шатр инстаграм сәхифәсенә сөйгәне белән танышуы хакында пост куйган.

«Айгөлне беренче тапкыр дуслар белән бер эшмәкәргә кунакка баргач күрдем. Күзлекле, тыныч кына йөргән үсмер кызга карап: «Мин бу кызга өйләнер идем», — дип уйлап куйган идем.

Алты елдан соң Казанда шул дусларым белән төнге клубка баргач, Айгөл белән очраштык. Танымадым. Үсмердән бик чибәр кызга әйләнгән.

Кич буе рәхәтләнеп биедек. Кайтыр вакыт җиткәч әкрен генә мин, буйдак ир өчен гадәти булырга өлгергән тәкъдим ясадым:

— Әйдә миңа кунакка чәй эчәргә. Кунып китәрсең, зур каравытым бар.

— Юк, мин үз караватымны яратам. Өйдә генә йоклыйм.

Аптырап киттем. Миңа бер кызның да каршы килгәне юк иде.

«И, Аллам, әле мондый кызлар да бар икән», — дип, шатлана-шатлана өенә илтеп куйдым. Ул төнне миңа кайткан булса, безнең аралашу шуның белән тәмамланыр иде.

Икенче көнне пейджерына: «Кичәдән соң аякларың авыртмыймы?» — дип хәбәр җибәрдем. «Ит белән белен пешерәм. 15 минуттан килсәгез, өлгерерсез», — дип җавап килде. Аның фатиры ишегендәге кыңгырауга басканда 15 минут узмаган иде әле.

Айгөл мине яратырга һәм яратылырга өйрәтте», — дип яза җырчы.

«Онытылмаслык итеп тәмамлана ала иде», «Бер-берегезне тулыландырып торган пар сез», «Бигрәк матур язгансыз», «Айгөл бик яхшы психолог булган, яшь булса да. Менә шулай итеп кулга төшерәләр сезнең кебек тәти егетләрне.Тагын да бәхетле булыгыз, Әсхәт әфәнде!

«Сезнең белән „Сөембикә“ журналы аша таныштым. Шулкадәрле җылы, матур, ихлас итеп җавап биргәнсез! Гаиләгез, хатыныгыз өчен җан атып торуыгыз, яратуыгыз күзләрегездән күренә! Бәхетле тигез гомер сезгә», — дип комментарийлар калдырган Әсхәтнең инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100