Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелсез иде»: 9 яшьлек кыз таныш түгел хатынга акчага теракт ясарга тәкъдим иткән

news_top_970_100

Тыва Республикасында 9 яшьлек кыз, акчага теракт оештыру тәкъдиме белән, чит кешегә СМС-хәбәр язган. Укучы кызны әнисе белән бергә полиция бүлегенә алып киткәннәр. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән РБК яза.

Кыз Чадан шәһәрендә мәктәптә укый. Ул сөйләгәнчә, апасының телефонында сакланган абонентка ул «акчага законсыз гамәл кылу» тәкъдимен «күңелсез булганга» язган. Ә әңгәмәдәше балага җавап итеп, хокук саклау органнарына әйтәчәген язып җибәргән. Шуннан соң кыз куркып кала һәм аннан болай эшләмәвен сорый.

Эчке эшләр министрлыгы язышуның скриншотларын да чыгарган. Аларда кыз баланың таныш түгел хатынга 500 мең сумга теракт ясарга тәкъдим итүе күренә. «Дөрес кешегә юлыкмадың. Мин ватанымның патриоты», – дип язган кызның әңгәмәдәше һәм ФСБга хәбәр итәргә вәгъдә иткән. Шуннан соң кыз гафу үтенә һәм үзенең дә террористларны күралмавын яза.

Кызның әнисенә бала карау һәм тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән өчен административ беркетмә төзегәннәр. Ә кызны профилактик учетка алалар. Министрлыкта әйтүләренчә, гаилә тулы һәм имин булып санала, балигъ булмаганнар эше буенча исәптә тормый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 март 2024
    Исемсез
    Әнисен, якыннарын яратмый димәк бу кыз. Гаиләдә игътибар җитмидер, якыннары аннан ераклашкандыр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100