Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелсез булмаячак» - Илсөя Бәдретдинова төркеменә музыкантлар җыя

news_top_970_100
«Күңелсез булмаячак» - Илсөя Бәдретдинова төркеменә музыкантлар җыя
Фото социаль челтәрдән

Татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Илсөя Бәдретдинова төркеменә музыкантлар җыя. Җырчының төркеменә скрипкачы, трубада һәм саксафонда уйнаучы, барабанчы, тромбонист, мультиинструменталист кирәк. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Үсәбез! Безнең командада буласың килсә, ватсапка видеоматериалларыгызны җибәрегез. Күңелсез булмаячак», - дип язган ул.

Үзенчәлекле төркемдә эшләргә теләүчеләр күп, тик тәкъдим ителгән вакансияләргә генә туры килмиләр.

«Бераз курайда уйный беләм», «Машина йөртүче булып килим әле», «Командага шәфкать туташы кирәкмиме», «Сезнең бандада бик буласы килә, әмма боларның берсен дә эшли белмим. Ашарга пешереп торучы кирәкмиме?», «Мин кашыклар белән уйный беләм», «Бераз җырлый беләм», «Тән сакчысы кирәкмиме?» – дип комментарийлар калдырган «ИБ бандасы»на килергә теләүчеләр.

«Элеккеләрен кая куясыз?» – дип кайгыручыга «Беркем беркая китми! Без үсәбез», - дип җавап биргән җырчы.

«20 еллык концерт «ут» булырга охшап тора. Үзегез шикелле үзенчәлекле, эше өчен янып, бөтен җанын биреп эшли торган кешеләр насыйп булсын», – дип теләгән тамашачы.

«Бу вакансияләр исемлеген укыдым да… Бик зур чара көтеләчәген аңладым. Һәрвакыттагыча, кешенеке кебек түгел», «20 еллыкка 20 музыкант. Текә», – дип язган киләсе концерт сезонын көтүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100