Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күңелле тормыш (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Нурмөхәммәт абый белән Гөлгәйшә апаның гаиләләре ишле булды. Җиде бала карап үстерделәр алар, өч малай да дүрт кыз. Юклык чаклар иде. Ашарга ризык, кияргә кием юк дигәндәй. Ирле-хатынлы колхозда төрле эшләргә йөрделәр. Колхоз түләгән эш хакын чамалый торгансыздыр инде. Ни гаҗәп, балаларның барысы да үсте, шалкандай таза булдылар. Хәзерге балалар белән чагыштырырлык түгел. Бүген ата-ана ни генә кыланмый бала өчен. Катлы-катлы киендерә, тәмледән-тәмле ашата, китапка карап кына тәрбияли. Сау-таза булсын дип, эштән соң сабыен кочаклап әллә нинди түгәрәкләргә чаба, хоккейга, бокска, гимнастикага йөртә. Җәйләрен шулар өчен генә, юк акчаларын бар итеп, диңгез буйларына китә. Шунда су кереп тазалыкларын ныгытсыннар, дип. Мәгәр инде ел әйләнәсе бала йөткерә дә төчкерә, башы чирдән чыкмый, әни кеше эш калдырып өйдә утырырга мәҗбүр.

Нурмөхәммәтнекеләрне караган кеше булмады. Вакыт та юк иде аларны карарга. Тегеләр аякка баса тордылар, туп кебек урамага сикереп чыга тордылар. Кыш җитсә, агып чыккан маңкаларын ялаштыргалап, чана шудылар. Ярты-йорты киемнәреннән гәүдәләре күренеп торды,тишек пималарыннан кар тулды. Ник берәрсе төчкереп куйсын. Җәй өйгә кереп ашап кына чыгалар иде. Барысына тезелешеп утырырга урын да җитми иде кечкенә өйдә. Малайлар, гадәттә, абзар башында йоклап йөрделәр, кызлар чоланны үз иттеләр. Ашау ягы такы-токы иде. Нәрсә туры килсә - барысын авызга озаттылар. Кочак-кочак яшел үлән ашадылар. Балык каптырдылар, көлгә бәрәңге күмделәр. Кеше бакчасыннан казып алганны. Бәрәңге аларның төп ризыклары булгандыр да инде.

Әгәр кулга кергәнне тәрбияләп тотып, бакча карап, мал асрап яшәгәндә ул кадәр ярлылыкка җитмәгән дә булырлар иде. Ә Нурмөхәммәт абыйның тамагы кыткылдап кына тора иде әлеге хәмер дигән нәрсәгә. Әкрен-әкрен Гөлгайшәсен дә тартты бу кәсепкә. Икең бер булганда уңайлы бит инде. Ул чакта очын очка ялгап яшәсә дә, халык бик кунаклашырга әвәс иде. Үз тиңнәрен тиз таптылар Нурмөхәммәт абыйлар да. Тормыш асылын өстәл артында тегесен-монысын капкалап, җырлашып-гапләшеп утыруда күрделәр. Әйткәнемчә, балаларга артык игътибар булмады. Исәннәрме - исән, шунысы җиткән. Гаилә гөрләтеп кишер-кәбесә, кыяр-бәрәңге үстермәде. Абзардагы мал исәбе дә ике кәҗәдән артмады. Бара-бара аларын да суеп ашадылар бер бик каты тамаклары ачкан чакта. Үз хуҗалыгыңны карау өчен тырышлык, вакыт кирәк бит. Ә гаилә башлыклары икенче шөгыль белән мәшгуль иделәр.

Балалар артык укуга күңел салмадылар. Шартлар да юк иде, сәләтләре дә шул кадәр генә булгандыр. Нурмөхәммәт абыйның балаларын мәктәптә күбрәк начар яктан гына телгә алыр булдылар. Малайлары дәресләрне өзделәр, иптәшләрен салып изделәр, раздевалкада эленгән пәлтәләрнең кесәләрен чистарттылар. Кызлары да ким куймадылар. Класташлары белән талашып, юк сүзләр таратып, дәресләрдә туктамый сөйләшеп, укытучылар белән телләшеп беттеләр.

Беренче булып гаиләдәге иң олы бала, Мәдинә исемле кыз исемен яңгыратты. Тугызны гына тәмамлаган иде бала. Җәй көнне электр чыбыклары сузарга килгән егетләрнең берсе белән якынаеп китте бу. Авыл кырындагы салам эскертләрен санарга йөргәннәрен күрүчеләр булган. Уку елы башлангач, кызыбызның авырлы икәне күзгә күренә башлады. Мәктәпне ташлап, бала алып кайтты ул әти-әнисенә.

Шуннан өй хуҗасы Нурмөхәммәт абый үзе чирләп китте. Теге начар чир диделәр. Авыртуларына чыдаша алмый, тимер караватында аунап озак кына ятты әле ул. Кайдадыр йөртеп, аны дәваларга тырышып караган кеше булмады. Вакыты андый түгел иде. Шундый чир язган икән, нишлисең, азагына кадәр түзәсең инде... Нурмөхәммәт абый түзмәде, барысы йоклап киткәч, карават башына бәйләп муенына бау салды. Авыртуларына чыдаша алмагандыр инде мескен.

Шуннан соң хатыны Гөлгайшәнең тормышыында үзгәреш булып алды. Ирсез яшәргә теләмәде ул. Авыл сәвитен каравыллаган тыныч кына Баттал исемле абзый бар иде. Төн уртасында шуны уятып, сәвит ишеген ачтырып кереп, куна калды гаярь хатын. Тагын берничә тапкыр кабатланды бу хәл. Шуннан инде Баттал абыйның хәләл җефетен өеннән куалап чыгарып, шул абзыйга хатын булып яши башлады Гөлгайшә апабыз. Балалар үзаллы яшәп калдылар.

Бу вакытка инде малайларның бер-икесе егет чорына кереп киләләр иде. Шәйхи дигәне армиядә дә хезмәт итеп кайтты. Арада иң акыллысы шул булды ахрысы. Берничә ай авыл буйлап соранып эчеп йөрде дә, күршедәге Аблай исемле кечкенә авылга күчеп китте. Иген икмиләр иде анда, тирә-ягы кара урман. Яшьләр таралашып беткәннәр иде авылдан. Күбрәк пенсионер карчыклар җан асрыйлар иде анда. Менә шул карчыкларга күктән төшкән фәрештәгә тиң булды Шәйхи. Тегеләрнең вак-төяк эшләрен эшләде, ауган баганаларын торгызды, купкан коймаларын какты. Алмашына карчыклар аның алдыннан эчкелекне-ризыкны өзмәделәр, кадерләп кенә тоттылар. Башта бер карчыкка йортка кереп яшәп алды ул, аннан икенчесенә күченде, тагын берсен ошатты. Карчыклар арасында үзара көнләшү дигән нәрсә булмады, Шәйхигә авыз ачып авыр сүз әйтмәделәр. Аның өчен ишекләре ачык, табыннары сыйлы булды һәрвакыт. "Безнең Шәйхи!» - дип кенә тордылар.

Ул арада буй җиткергән Рәзилә исемле кыз Сабантуйга килгән күрше авыл малаена ияреп чыгып китте. Дубровка дигән урыс авылы иде ул. Хуш, ярап яшәп китте килен. Әмма ничектер кешечә булмады аның гаилә тормышы. Бергә яшәгән ире каядыр ялланып урман кисәргә чыгып китте. Иркутск якларына ахрысы. Ул булмаганда, тегенең ике туган энесе кунак җыеп Рәзиләгә өйләнеп куйды, үзенә яшәргә алып кайтты. Гөлгайшә ире белән барып, түрдә утырып кайттылар. Берзаман, ике айлап вакыт үткәчме, Рәзиләнең беренче ире кайтып төште. Акчалы кайткан иде, диделәр. Кайткан көнне үк хатынын барып алды ул. Бик матур гына айдан артык яшәп тордылар. Шуннан тагын эшкә китте ир, Рәзилә вакытлыча аның туганына күченде. Анысының да хатыны ич!

Апасыннан күрмәкче буй үстергән энекәше Фаил дә кызык эшләде. Бер кызга өйләнеп яшәп ята иде туган авылында. Хатыны малай алып кайтты. Әмма моның белән генә канәгать булмады Фаил. Апасына кунакка барганда бер марҗа кызына өйләнеп куйды. Анысы да йөккә калды. Алга таба ничек булыр иде, белгән хәл юк. Әмма шушы урында нокта куйды Фаил. Бер өстәл артында эчеп утырганда:

Әти, мин синең яныңа барам, - дип кубарылып чыгып китте. Иптәш егетләре шаяруга алдылар. Арадан берсе:

Гел шулай кылана ул. Хәзер урап керә, үз чиратын үткәрми инде, - диде әле. Бу юлы чынлап алынган икән егет. Лапаска кереп шпагат бауны муенына ураган. Тәмәке тартырга чыккан иптәшләре эзе буйлап килгәндә тәне суына башлаган булган инде...

Кызларның өченчесе бик өлгер иде. Яше уналтыга да җитмәгән килеш берәүне табып, тиз генә киягә барып кайтты да, туган нигезләрендә яшәп яткан олы апасы янына кайтты. Хәзер аларның өйләре клубка тиң. Яшь егетләр моңсуланып йөрмиләр, туры монда киләләр. Берәр шешә кыстырып килсәләр, барысы да була: күңел ачу да, кочаклашу да дигәндәй.

Ә менә сеңелләре Дамира гел шәһәргә тартылды. Тәки сүзен сүз итте, шәһәргә барып урнашты. Бик акчалы эш тә тапты. Ул ялга кайтканда авыл халкы аһ итте. Ул киемнәре килешле, ул йөзе-башы бизәлгән, төзәнгән, харап инде менә. Дамирадан Дианага әйләнгән. Апа-абыйларына әллә күпме күчтәнәчләр алган. Клуб буенда әйләнгәләгәч, тагын китте үз эшенә кызыкай. Соңыннан билгеле булды кайсы җире белән акча эшләп тапканнары. Бер кайтканда, авылдагы берничә кызны ияртеп китеп, эшкә урнаштырды әле ул ярдәмчел бәндә.

Иң төпчекләре Азат әлегә үз юлын сайламаган, азат, хөр яши. Гел клуб буенда, сугышырга бик маһир диләр үзен.

Хәзер инде Нурмөхәммәт абыйның оныклары үсеп килә. Берсеннән-берсе нык, таза булып. Үсеннәр, әнә илдә демографик кризис. Хөкүмәт халык санын арттырырга бар көчен сала. Тик кемнәр исәбенә арта бит әле ул милләтнең саны...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100