Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелле мәшәкать…» – Ренат Галиәскәр күптәнге хыялын чынга ашырган

news_top_970_100
«Күңелле мәшәкать…» – Ренат Галиәскәр күптәнге хыялын чынга ашырган
Владимир Васильев

Танылган җырлар авторы, шагыйрь, тамада Ренат Галиәскәр бу көннәрдә игелекле эш эшләгән: авылга кайткач, кошларга җимлек ясап элгән.

«Күңелле мәшәкатьләр белән йөреп алдым бит әле... Дөресен әйткәндә, күптәннән авылда шундый матур җимлек ясап кую теләге бар иде. Иптәш малайның туган көн тортыннан шундый матур гына бер фанера килеп чыкты да, менә шуннардан җимлек ясап куйдык. Бисмилләһир-рахманир-рахим...» – дип сөйләгән Ренат.

Кошларның ничек итеп җимлеккә килеп туклануларын да видеога төшергән ул. Видеоязмадан аеруча песнәкләрнең еш килүе күренә.

«Сез дә яхшылык эшләргә ашыгыгыз!» – дип өндәгән шагыйрь.

«Матур җимлек!», «Маладис, энем!», «Бик зур савап эшлисез, кыздырган көнбагыш кына ярамый кошларга», «Булган кешедән бар да була, игелек җирдә ятмый шул», «Афәрин! Песнәкләргә вак кына ит-май кисәкләре бик әйбәт бу суыкта. Элек мин дә элеп куя идем, быел җитешмәдем әле», – дип, комментарийлар язганнар Ренатның виртуаль дуслары.

Видео: Ренат Галиәскәрнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Жил юк конне ярый инде....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100