Сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Шуның өчен аларның истәлекләрен теркәп калдыру мәслихәт. Әтнә районында гомер итүче сугыш чоры баласы Гарәфи Әхмәтҗановның да истәлекләрен тыңладык. Ул сабыйларның аяныч язмышы, тол аналарның кичерешләре турында дулкынланмыйча сөйли дә алмый.
- Сугыш ачысын, кайнар күз яшьләрен, кара кайгыны бик күпләр белән беррәттән миңа да татырга туры килде.
Сугыш! Каһәр генә төшсен аңа. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе кояшлы, матур, аяз иде. Авылда - Сабантуй бәйрәме. Бар халык бәйрәмгә җыелган. Бөтен авылны яңгыратып тальян аваз сала. Шул вакытта кайдандыр, кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелде: «Сугыш башланган, сугыш». Аяз көнне яшен суктымыни, бар халык тораташтай катып калды. Аннан китте елау, китте кычкыру... Җанлы, күңелле генә барган Сабантуй бәйрәме шул урында кинәт өзелде. Кара кайгыга баткан авыл халкы өйләренә таралыштылар. Бала булсак та, күзгә йокы кермәде. Таң да нигәдер бик тиз атты.
Авылдан, иң беренчеләрдән булып, сугышка Лотфулла абый китте. Бар халык аны озатты. Без дә малайлар белән бергә авыл капкасын чыкканчы озата бардык. Көн саен бер-ике авылдаш ир-егетләр сугышка китә башладылар. Үзәкне өзеп, хатыннары, балалары, туганнары белән саубуллаша, бәхилләшәләр. Озатучылар зар елап, яулыкларын болгап калдылар, - дип башлады сүзен Гарәфи Әхмәтҗанов.
«Сыерларны җигеп эшләттек»
Сугыш башланганда Гарәфи абыйга унөч яшь була. Ишле гаиләдә тәрбияләнә ул. Әнисе уналты яшендә тормышка чыгып, унике бала тапкан. Иң олы абыйсы 1919нчы елгы, сугышка киткәндә аңа 22 яшь була. Абыйсы һәм әтисеннән ике тапкыр гына хат килә, озакламый аларның үлгән хәбәрен алалар.
- Көндезләрен укып, төнлә сыер, ат җигеп басудан, кибәннән әвенгә ашлык ташыйбыз. Мәктәптә укыган вакытларда кечкенәдән җырларга ярата идем. Мәктәп директоры булып Шәмсеруй апа эшләде. Концертлар, спектакльләр куя идек. Хәтеремдә әле, «Галиябану» спектаклен куйдык. Мин - Хәлил, Шәмсеруй апа Галиябану ролен уйнадык. Районда булган смотрларда еш катнаша идек, анда ике ел рәттән беренче урынны алдык. 1941нче елның 26нчы июнендә Казанга Республика смотрына барырга тиеш идек. Кызганычка каршы, сугыш безнең бөтен хыял-максатларыбызны җимерде. Әтиләребез, абыйларыбыз, якыннарыбыз кулларына корал тотып, илебезне фашистлардан сакларга сугышка киткәч, без, балалар, хатын-кызлар, аларның урынына басып, колхоз дилбегәсен тарта башладык.
Чәчү вакытларында басудан кайтып та тормый идек. Бике оныннан умач уып аш пешерәләр, ул ашны ашагач, исерә идек. Атларга да ашарга юк, көн саен хатын-кызлар капчык белән урманнан атларга сәрдә ташып ашаталар иде. Атлар корчаңгы, түнәләр, күтәрәмгә чыктылар. Баулар белән күтәреп торгызабыз. Авыл халкы үз хуҗалыгындагы сыерларны җигеп эшләтә иде. Ач -ялангач булсалар да, авыл халкы, дошманны җиңәр өчен барысын да эшләде. Иртәнге көнгә аларның ышанычлары зур иде, шул ышаныч көч биргәнгә алар барысына да түзделәр, - дип сөйләде ул.
«Мине кызганып кайсысы бәрәңге, кайсысы ипи кыерчыгы бирә»
Сугыш елларында авыл кешеләренең бик авырлык белән яшәвен искә ала Гарәфи абый. Халык кузгалак, ат кузгалагы, черек бәрәңге белән тукланган. Сыеры булган кешегә яраган, тормышы җиңелрәк барган. Кузгалакны сөткә бутап ашаган чакларын оныта алмый танышым. Алай ашаганда эч кипми иде, ди ул.
- Урманда ягарга утын,чабата ясар өчен юкә, җиләк-җимеше, гөмбәсе, ашарга яраклы төрле үләннәре булуы да ачлыкны җиңәргә булышты. Мичкә ягар өчен урманга чыбык-чабыкка төшә идек. Урман каравылчылары күрсәләр, бауны, балтаны, уфалланы алып калалар. Утынның рәтлерәген эләктерә алсак, артык калганын сата идек. Яшисе бар бит. Мине кызганып кайсысы бәрәңге, кайсысы ипи кыерчыгы бирәләр иде. Истә калганы шул: утын сатып кайтканда үзебезнең Киме елгасында хәлдән таеп егылып калганмын. Шуннан чана белән тартып алып кайтканнар, - ди ул.
«Шырпы тартмасы бет белән тула»
Язмыш җилләре аны 1943нең октябрендә колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927нче елгы яшьтәшләре белән бергә, Мариның Суслонгерына китерә, аннан соң Шелонгер станциясенә агач ташый.
- Мине белән бергә авылдашым Габдуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка - солы, үзебезгә 500 грамм ипи бирәләр, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады.
Эшли торгач, Габдуллаханның күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы да тузды. Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрергә өйрәндем.
Безнең анда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр... Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмәгәч җәзадан котылып калдык. Мондагы тәртипсезлекне, вәхшилекне Ворошилов үзе килеп күргәннән соң гына тәртипкә салды, - ди ул.
«Сугыш безне тезләндерә алмады»
Көннәр шулай бер-бер артлы уза барган. Гарәфи абый 1944нче елның урак өсте башлангач кына, туган авылыма әйләнеп кайта. Спиртзаводка ашлык, бәрәңге ташый башлый. Элек илткән ашлыкларны Әтнә глубинкасыннан Коркачык станциясенә ташый.
Сугыш беткән хәбәрне танышым басуда ишетә.
- Барыбыз да йөгерешеп авылга кайттык. Бар халык мәдәният йорты янына җыйналды. Кемнәрдер елый, кычкыра, сикерә. Бу күз яшьләре инде шатлыктан иде. Ниһаять, Җиңү килде. Сугыш беткәнгә бик шатландык, ләкин кайбер гаиләләргә бик тә моңсу, ямансу булды. Күп балалар әтисез калды. Ә авылда күпме тол хатыннар.... Җиңү кемгә шатлык, кемгә кара кайгы китерде. Күпме гаиләләр таркалды, таза–сау ирләр сугыш кырында ятып калды. Авыллар, шәһәрләр җимерелде...
Сугыш безне тезләндерә алмады, киресенчә ул безне үҗәт булырга, сынмаска, сыгылмаска өйрәтте. 1945нче елның көзендә мине Арча янындагы Үрнәккә тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Анда биш ай укыганнан соң, 1946нчы елның язында тракторчы таныклыгы белән авылга эшкә кайттым. 1950нче елны армия хезмәтенә алындым. Армиядә шоферлар курсын тәмамладым. Иран, Төркия чикләрендә хезмәт иттем. 1953нче елның 12нче ноябрендә армиядән кайттым. 50 ел мәдәният өлкәсендә эшли. Татарстанның, Россиянең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме белән бүләкләндем, - ди ул.
Бүгенгесе көндә, Гарәфи абый Ары авылында улы Илнур, килене Зөлфия тәрбиясендә яши. - Аллага шөкер, бар да әйбәт. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, сугыш башланган көн һәм Җиңү көне онытылырга тиеш түгел, оныкларның оныклары да белеп, тынычлыкны сакласыннар иде. Сугыш иң хәтәре, ул үзе белән бәхетсезлек, ятимлек, ачлык алып килә. Ул китергән афәтне санап бетереп булмый... Якты көн туган саен сугышлар башка кабатланмасын, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз матур, тыныч тормышта яшәсеннәр иде, - дип тели ул.