Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелләрем тулды...» – Зөлфия Вәлиева көч җыярга кая бара?

news_top_970_100
«Күңелләрем тулды...» – Зөлфия Вәлиева көч җыярга кая бара?
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева Балык Бистәсе районы Хутор авылына кайтып, хатирәләрен яңарткан. Балачак «дусты» янына да барган.

«Җәмәгать, Балык Бистәсе районында кечкенә генә Хутор дигән авыл бар. Менә кечкенә чакта мин җәй буе шунда әбидә ял итә идем. Күрше кызлары, шәһәрдән кайткан иптәш кызлар белән бергә авыл кырыендагы бер имән агачы астында уйный идек.

Бүген мин шул имән янына килдем һәм күңелләрем тулды. Шундый яратам мин ул агачны, сагынам аны. Һәр кешенең көч бирә торган урыны була. Мин дә аның янына көч җыярга килдем.

Агач – ул кеше тормышындагы бер хатирә, яшәү өчен көч чыганагы. Әлеге агач – минем балачак хатирәсе. Минем имән! Мин аның төбендә ятып елый, көлә, укый һәм йоклый идем. Хәтта мин еракта булганда да, еш кына күз алдыма шушы агачны китерәм. Аның янында миңа ничек рәхәт булуын искә төшерәм һәм мин гүя көчлерәк, игелеклерәк була башлыйм төсле.

Сагындым... шуңа күрә яраткан имәнем янына кайттым. Ә ул исән, исән генә түгел, ул тагын да матуррак, көчлерәк. Бу – гаҗәп! Аның астында чишмә ага. Мөгаен, шул чишмә әлеге көчле, горур имәннең тамырларын тукландырып торадыр», – дип сөйләгән Зөлфия ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Зөлфия Вәлиева, гаиләсе белән, унбиш еллап Имәнлек урамында яшәгәнен дә язган.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100