Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелгә үтеп керерлек итеп җырлыйсың» – Рафил Җәләлиевтан яңа җыр

news_top_970_100
«Күңелгә үтеп керерлек итеп җырлыйсың» – Рафил Җәләлиевтан яңа җыр
Рамил Гали

Җырчы, алып баручы Рафил Җәләлиев тамашачыларына «Тансык бәхет» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен шагыйрә Сания Әхмәтҗанова язган, ә көен танылган композитор Альфред Якшимбетов иҗат иткән.

Артистның социаль челтәрдәге битен күзәтеп баручылар мәхәббәт турындагы җырны яратып кабул иткән.

«Шундый матур җыр килеп чыккан. Матур итеп сөйлисең, күңелгә үтеп керерлек итеп җырлыйсың»;

«Бик матур җыр туган бит, мәгънәле сүзләр, күңелне кузгата торган көй»;

«Бик матур, тыңлаган саен тыңлыйсы килә»;

«Матур җыр өчен авторларга, җырчыга, илһам биреп торучыларга рәхмәт», – дип комментарийлар калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100