Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова күпсанлы тамашачылары соравы буенча «Сары гөлләр» җырын музыкаль мәйданчыкларга чыгарган.
«Өч атнада, шушы җырны сорап, меңләгән хат килде. Авторлар – Гөлфия Шакирова һәм Раил Өметбаевка зур рәхмәт! Беренче тыңлаудан йөрәгемә керде», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Гүзәл, чынлап та, гүзәл инде. Искиткеч матур җыр булган»;
«Искитмәле тавыш»;
«Матур җыр булган»;
«Яраткан җырчымнан чираттагы хит»;
«Искиткеч җырлыйсың, күңелгә үтеп керә» һ.б. шундый комментарийлар белән канатландырганнар җырчыны.