news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күңелемә бераз җиңеллек килде...» - Рамил Шәрапов дусты каберен зыярәт кылган

news_top

Пермь якларына гастрольләр белән баргач, юмор остасы, артист Рамил Шәрәпов дусты, танылган эшмәкәр Ильяс Гимадутдиновның каберен зыярәт кылган. Артист дустының каберенә кызыл роза чәчәкләре куйган. Ильясның шушы авылда гомер кичерүче әнисенең дә хәлен белешеп чыгарга өлгергән.

«Бүген концерт алдыннан Үдик авылына барып кайтырга насыйп булды. Күпләрегезгә бу авыл таныштыр инде. Ел саен биредә безнең дусларыбыз коллегаларыбыз Илсаф һәм Ильяс Гимадутдиновлар зурлап Сабантуй бәйрәмнәре уздыралар иде. Бәлки, шул бәйрәмнәр аша да таныштыр сезгә бу авыл.

Гыйнвар аенда дустыбыз Ильяс фаҗигале төстә һәлак булды. Кызганыч, аны соңгы юлга озатырга кайта алмадым. Бу үкенеч күңелемдә калды. Бүген, ниһаять, Үдиккә бару мөмкинлеге туды. Зиратка барып, Ильясның каберен зыярәт кылдым. Төп нигезләренә кереп, әнисенең хәлен белештем. Күңелемә бераз җиңеллек килде.

Ильяс гаиләсе өчен дә, авылдашлары өчен дә бик үрнәк кеше иде. Нибары 41 яшендә гомере өзелсә дә, ул үзеннән соң зур эшләр, якты эз һәм матур истәлекләр калдырып китте.

Дустыбызның урыны җәннәт түрләроендә булсын, туганнарына, якыннарына, әнисенә Аллаһ Тәгалә сабырлыклар бирсен», – дип яза ул.

Милләтпәрвәр шәхес, танылган эшмәкәр Ильяc Гимадутдинов утырган вертолет гыйнвар аенда «Ашатли-парк» ял базасы районында һәлакәткә очрады. Ильяс Гимадутдинов әлеге фаҗигадә һәлак булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар