«Күңелем әллә нишләп куя»: танылган табиб татар җырчыларының татарча белмәвен тәнкыйтьли
Казанда яшәүче танылган табиб-флеболог Ирек Шәрипов татар эстрадасы артистларының татарча белмәвен тәнкыйтьләгән. Үзенең фикерләрен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган.
«Эшкә барганда яраткан «Татар радиосы»н кабызам да, тыңлап барам. Көнаралаш булса да, алар туры эфирларга татар җырчыларын чакыралар. Шуларның 85 проценты татарча юньләп сөйләшә белми. Бүген дә кунакка берсен чакырганнар. Сөйләвенең 75 проценты русча булды. Кыек-мыек сөйләде… Яраткан радио, әйдәгез инде, кунакка татарча әдәби телдә, матур итеп сөйләшә торган җырчыларыбызны чакырыгыз. Сезне бит районнарда яшәүчеләр, олы яшьтәгеләр дә тыңлый.
Күңелләрем әллә нишләп куя татарча матур итеп сөйләшә белмәгән җырчыларны тыңлаганда. Матур итеп сөйләшә, матур итеп җырлый торган татар җырчылары да бик күп бит», – ди ул.
Табиб белән килешүчеләр бик күп. «Татар җырчыларына татар теле акча эшләү, бизнес өчен генә кирәк. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми. Шуңа да мин «Татар радиосы»н тыңламыйм, «Алып баручыларның үзләрен дә инфинитивны дөрес әйтергә өйрәтәсе бар әле. Бәлки, мине укырлар. Язармын, бозармын һ.б. Шикләнгән очракта, һәрвакыт -арга, -әргә кушымчасы ялгана», «Сөйләшә белмәү бер хәл. Алар бит әле рус шоу-бизнесына кереп китеп, русча җырламакчылар. Әй, тукта, диясе килә андыйларга», «Минем дә җен ачуларым килә шул чиле-пешле артистларга. Нигә татарча саф итеп сөйләшүчеләрне чакырмыйлар икән», «Биш куллап килешәм сезнең белән», - дип язалар алар.