Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман армия сафларына китә. Бу хакта ул Чаллыда узган концертларының берсендә сөйләгән. Әлеге видео белән үзенең сторисларында концертны тамаша кылган «Алинә-Динә» игезәкләр дуэты солисты Динә Гарифуллина бүлешкән.
Илсөя, һәрвакыттагыча көчле күренергә тырышса да, үзенең чиксез дулкынлануын һәм борчылуын яшерми.
Берсекөнгә минем улым армиягә китә. Минем иртәгә Чаллыда унынчы көн концертым. Үзем җырлыйм, ә күңелемдә нәрсәләр булуын белсәгез… Ул минем бердәнбер улым, минем бөтен язмышым аның өчен. Минем бүтән беркемем дә юк. Һәм ул берсекөнгә китә, – ди ул.
Артист тамашачыларыннан улы өчен яхшы теләктә торуларын да сораган.
Әгәр сез миңа яхшы теләктә икән, улыма да уңышлар теләп торыгыз, яме. Сау-сәламәт булсын, исән-имин хезмәт итеп кайтсын, – ди Илсөя Бәдретдинова.