Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күңел тыныч булсын өчен кешегә ниләр кирәк?

news_top_970_100
Күңел тыныч булсын өчен кешегә ниләр кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә күңел тынычлыгы өчен ниләр кирәк булуы турында шигырь тәкъдим итте.

Күңел тыныч булсын өчен безгә кирәк

Иман нуры белән яктыртылган йөрәк.

Аллаһ Раббыбызны ешрак зикер итү,

Ни булса да Аны уйлап фикер йөртү.

Тагын нәрсә кирәк? Шәфкать-мәрхәмәтлек,

Яхшы хәләл җефет һәм йорт, сәламәтлек...

Башкаларны бүлдермичә тыңлый белү,

Күңел иңнәренә файда-хикмәт элү.

Сөйләшкәндә беркемне дә гаепләми,

Булышканда әҗер, бүләк өмет итми

Мөгамәлә кылу. Юл биргәндә исә

Нәфес, ырлап: «Артта каласың бит!» – дисә,

Үкенмичә дустың өчен шатланырга

Һәм «сабырлык» дигән атка атланырга...

Үз эшеңне зарланмыйча башкарырга,

Максатыңны мотлак чынга ашырырга,

Шикләнмичә нәтиҗәгә ышанырга

Аллаһ ярдәменә ихлас инанырга.

Күңел тыныч булсын өчен тагын безгә

Кирәк юмарт булу садә җылы сүзгә.

Вәгъдә бирү сынатмыйча кардәшеңне

Тынычлыкка ирештерә һәр кешене.

Артык сүз сөйләми вакытында китү,

Үпкәләткән кешеләрне гафу итү,

Үч һәм ачу хисен сыйдырмаган йөрәк

Күңел тыныч булсын өчен бик тә кирәк.

Күңел тыныч булсын өчен безгә тагын

Кирәк хәләл мул ризыклы сыйлы табын,

Шунда өлкәннәрнең һәм дә балаларның

Имин хәлдә җыелуы, һәм аларның

Күтәренке сөйләшүе, елмаюы

Һәм үзләрен... Аллаһ колы дип тоюы!

Бар нәрсәгә Хуҗа – фәкать Аллаһ кына!

Шуны белсәң, күңел шундук тынычлана...

Шуңа гыйбадәткә бирү вакыт, көчең

Кирәк безгә күңел тыныч булсын өчен...

Ришат Курамшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100