Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңел тула, аңлатып булмый...» – Алмаз Мирзаяновка ни булган?

news_top_970_100
«Күңел тула, аңлатып булмый...» – Алмаз Мирзаяновка ни булган?
Фото: Алмаз Мирзаяновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә быелгы концертларына нәтиҗә ясаган.

– Хөрмәтле, яраткан тамашачыларыбыз! Рәхмәт сезгә! Сез быел тагын да күп булып килдегез концертларга! Алкышларыгыз колакта яңгырап тора, нурлы йөзләрегез йөрәктә, шау-гөр килеп каршы алуыгыз, озатып калуыгыз, бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган рәхәтлек булып, бөтен күзәнәкләргә тарала! Һәр сүзне, һәр җырны, һәр шигырьне күңел аша үткәргәнне тоясыз, елыйсыз, көләсез... Бу концертларда сезгә кушылып рәхәтләнеп көлдем дә, түгелеп еладым да. Һәр мизгел кадерле һәм кабатланмас. Бергә булган кичләр өчен рәхмәт сезгә. Төркемебездә хезмәт куючы егет-кызларга рәхмәт! Декретын эштә үткәрүче Зөлфирәмә дә, инде балалар үсте, дигәч кенә, кабат «декретка чыккан» әбигә дә рәхмәт, – дип язган быелгы сезоннан аеруча да кәнәгать калган Алмаз.

Виртуаль дуслары Мирзановларны быелгы тамашалары белән көтеп, үзләре яшәгән төбәкләргә дәшкәннәр.

«Сез шундый булганга – халык шундый... Рәхәт кешеләр бит сез. Җылы... Җанлы... Тыңлап кына торасы килә. Ә ничек пар килгәнсез. Рәхмәт үзегезгә», – дип матур комментарий калдырган берәү.

Фото: Алмаз Мирзаяновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 апрель 2023
    Исемсез
    Молодцы сез ярата яраттыра белэ торган артистлар.Тигезлектэ матур яшэгез.Сэламэт булыгыз.Унышлар сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100