news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов кабат сәхнәдә: «Күңел» радиосы концертыннан өзек

news_top
Дәниф Шәрәфетдинов кабат сәхнәдә: «Күңел» радиосы концертыннан өзек
Михаил Захаров

«Күңел» радиосының 25 һәм «Чаллы – ТВ» телерадиокомпаниясенең 30 еллык юбилее уңаеннан Чаллының Сара Садыйкова концертлар залында узган концертта кабатланмас тавыш иясе Дәниф Шәрәфетдинов та катнашкан. 

Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә танылып киткән Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда, авыруы сәбәпле, зур сәхнәләрдә сирәк күренә иде. 

Дәниф Шәрәфетдиновның сәхнәдәш дуслары, җырчыга кыйммәтле уколлар белән дәвалану кирәк булганга, интернетта матди ярдәм җыю оештырды. Тугры тамашачысы җырчының язмышына битараф калмады –  кыска гына вакыт эчендә ярты ел дәваланырга җитәрлек күләмдә акча җыелды. 

Җырчы бүгенге көндә әкренләп йөри башлаган. Тамашачы аны кичә «Күңел» радиосы оештырган бәйрәмдә  күрә алды. Дәниф Шәрәфетдинов кичәдә бик матур итеп чыгыш ясаган. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 август 2022
    Исемсез
    Әфәрин, дустым, якташым. Сәхнәдә сине кабаттан күрү безнең өчен зур сөенеч!!!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар