news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күңел» радиосы алып баручысы тәүге тапкыр әни булган

news_top
«Күңел» радиосы алып баручысы тәүге тапкыр әни булган
Алинә Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Күңел» радиосы алып баручысы Алинә Вәлиева әни булган. Бу хакта радионың социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итәләр.

«Күңел»дә сөенечле яңалык! Алып баручыбыз Алинә Вәлиева тәүге тапкыр әни булды.

Алинә, сезне ихлас йөрәктән сабыегыз тууы белән тәбрик итәбез! Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, әти-әниле, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, акыллы, бәхетле булып үссен», – дип, якты теләкләр юллаган Алинәгә хезмәттәшләре. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар