«Күңел» радиосы алып баручысы Әдилә Идрисова кияүгә чыкккан. Яшьләрне хезмәттәшләре радионың социаль челтәрдәге сәхифәсендә котлаган.
«Әдиләне чын күңелдән тәбриклибез. Туй көнегез котлы булсын. Тормышның тәмен табып яшәгез, бәхетле булыгыз», – диелә текстта.
Радиотыңлаучылар да җылы, ихлас теләкләргә кушылган.