Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күңел күзе (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Кызлар кебек йөгереп кенә йөри иде әле Галимә әби. Кешегә кал­ган көне булмады моңа кадәр, үз дөньясын үзе көтте. Картаеп беткән ял­гыз карчыкның дөньясы нәрсә, бер өстәл, бер карават сыешлы курчак өе дә, җил өргән абзарында ике кәҗәсе белән унлап тавыгы. Суга барса, бер көянтә ике көнгә җитә. Шулай да өй белән абзар арасында кыштыр-кыштыр йөреп, үз та­магын карап, юк эшен бар итеп юанып яшәп ята иде әби.

Соңгы араларда күзләренә генә нидер булды. Яктыга карап торса, яшь коела башлый, эңгер-меңгер вакытында бөтенләй бернәрсә дә күрми, кич урын өстенә яткач түзә алмаслык итеп сызлый башлыйлар. Башта салкын сук­тымы икән әллә дип күршесеннән күзләренең бәбәгенә корт балы салды­рып карады, файдасы тимәде, фельд­шердан күз даруы алдырды, томалана төшкән кебек кенә булды күзләре. Яше җитмешкә җитеп барган карчыкка авыл­ның бер очыннан икенче очына барулары бик авыр булса да, аяз көнне туры ките­реп, җылырак киенеп, фельдшерга үзе китте. Фельдшер, колга кебек озын егет, әбине юньләп карап та тормады.

Район больницасына барырга кирәк. Минем мәгълүмат җитми, – дип, аны
тизрәк озату ягын карады. Карап торган күзне дә белмәгәч, ниемә укып йөргән
булгандыр инде.

Нәкъ шул көнне, төштән соң Галимә әбигә пенсия акчасы китер­деләр. Күрше карчык белән киңәшләште дә, өен аңа калдырып, Галимә әби икен­че көнне үк районга китте. Рәхмәт төшкере, көне дә аяз иде, автобус шоферы да әбине олылап, больницаның баскыч төбенә үк китереп куйды.

Сорашып-белешеп, күзне карый торган врач ишеген дә эзләп тапты. Хәерсезгә, анысы урыс бу­лып чыкты. Үз телендә быт-быт сөйләп, маңгаена әллә нинди көзгеләр җайлаш­тырып, озак кына тикшерде ул әбине. Инде кирәкле даруларын язып бирә дә,
котылам бу кяфердән дип өметләнгән иде Галимә әби, теге урыс бер матур гына­
кызыкайны чакырып кертеп, әбине па­латага салырга кушты.

Минем өйдә беркемем дә юк, Хөббениса күрше үзе чак кына йөри, бүген үк кайтып җит дип калды. Син, кы­зым, аңлатып әйт әле, яхшырак даруын бирсен дә, афтауздан калырмын дип кур­кам, — дип, әби кызыкайга үзенең гозе­рен аңлатты. Ипле бала икән, тегеңә тач русчалатып сөйләргә тотынды. Тыңлап та бетермәде урыс, җил тегермәне төсле кулларын болгый башлады, кычкырып та алды кызыкайга, аннан әбигә борылып:

Никаких разговоров. Немедленно в стационар, - диде дә җилләнеп чыгып ук китте. Аларның сөйләшкәннәрен бик үк аңлап бетмәгән карчык, гаҗиз калып, те­ге кыздан сораштырды:

Нәрсә дип әйтте соң, кызым? Бик усал адәм булып чыкты. Дару нигә бир­ми? Мин бушлай сорамыйм, аңа җитәрлек кенә акчам бар минем.

Дару гына ярдәм итми икән шул, әбекәй. Безнең шартларда ул чирне дәвалап булмый, ди, бүген берәр палата­да кунсын, иртәгә иртүк башкалага ашы­гыч ярдәм машинасы бара, сине дә, әби, утыртып җибәрергә кушты, кичекмәстән зур врачларга күренергә кирәк, ди. Галимә әбинең башына суктылармыни! Менә инде, бер күз өчен гомер бармаган башкала буйлап йөр, имеш. Кемне белә ул анда, кая барыр? Шунысы да бар бит әле, үзең күз-колак булмасаң, әлегә кадәр көткән дөньяң пыран-заран килер. Алай йөрергә әллә күпме акчалар кирәктер бит әле, кайдан булсын ул акчалар Галимә әбидә?

Син, кызым, шәфкатьле генә күренәсең, яхшылыгыңны гомер оныт­мам, мине берәр татар кешесенә күрсәтеп карыйсыңмы әллә? Икенче җае табылыр иде, - дип ялынып та караган иде Галимә әби, кыз аңлатып бирде:

Юк, әбекәем, шул урыс безнең боль­ницада күз буенча бердәнбер белгеч ин­де. Кушкач, барып кайтырга кирәк, врач кат-кат әйтте, әгәр соңласа, тома сукыр калачак, диде.

«Тома сукыр» дигәнне ишеткәч, Галимә әби башка карышмады. Күңеленә курку сарыды, ялгыз башы өстенә сукыр да калса, кем карар аны, кемгә кирәге булыр? Аллага тапшырып, ул барырга ни­ятләде, ике-өч көнгә ничек тә түзәр әле ахирәте, гомер-гомергә бергә яшәгән ут күршесе бит.

Ят урында йокысы йокы булмады карчыкның, чак таң аттырды. Иртәнге ашка керткән тары боткасын ашап, сыек кына чәйне эчеп куйган иде, Галимә әбине кереп тә алдылар. «Ашы­гыч ярдәм» дигәннәре җиңел машина икән, әбине алга, шофер янына утыртты­лар. Тигез юлдан йомшак урында тирбәлеп кенә барды әби, ара ераклыгын да сизмәде.

Очы-кырые булмаган кала урамнарында йөри-йөри әллә ничә катлы бер биек өй янына килеп туктадылар. Шәфкать туташы әбине шунда алып кер­де. Мәхшәр мәйданы икән эчтә, аяк ба­сар урын юк. Тегендә дә чират торалар, монда да, берсе ыңгыраша, берсе бөкрәйгән. Йә Алла, кайдан табылган шул кадәр чирле кеше, алар авылында фельдшер эш тапмый, гәзит укып утыра. Югалып калды Галимә әби, ярый әле шәфкать туташының чабуына тагылырга башы җитте.

Озын-озын коридорлар буй­лап йөрделәр, баскычлардан өскә мен­деләр, бүлмәләр аша үттеләр, ялгыз ба­шы үлгәнче ерып чыга алмас иде Галимә әби. Ниһаять, бүлмәләрнең берсендә ту­кталдылар. Тулы гына гәүдәле, урта яшьләрдәге бер хатынкай, үзебезнең та­тарлардан икән, рәхмәт төшкере, Галимә әбинең күзләрен тикшерә башлады. То­тынулары – кагылулары килешле икән, җылы, йомшак куллары эретеп җибәрер­лек. Галимә әби бер төрле язылып, ты­нычланып китте. Бу изге бәндә куллары­на килеп эләккәч, терелтер, иншаллаһ. Озаклап, җентекләп карады врач хатын, яткырып, күз кабакларын ачтырып, калын пыялалар аша да күзәтте, ниндидер җай­ланмалар кулланып, күз бәбәген өйрәнде. Соңыннан, бүлмәнең бер поч­магында кулларын югач, өстәле артына килеп утырып, ниләрдер язарга тотынды. «Күп итеп яза,— дип сөенде Галимә әби, аңа яратып карап,— бик озаклап тикшер­де, дәвасы да шифалы булыр, Алла бо­ерса». Врач хатын язуыннан тукталды да, мөлаем елмаеп, әбигә карады.

Бер дә курыкма, әби. Катлаулы опе­рация түгел, үзем җиренә җиткереп ясармын. Бер атнадан йөгереп авылыңа кайтып китәрсең.

Нинди операция, балакаем? — дип утырган урыныннан купты Галимә әби — Күзгә пычак тидерергә ярый димени? Ри­залыгым юк, нәрсә дип әйтсәң әйт, бала­кай, кайтам мин, – дип озатып кергән се­стра кызның янына барып басты. Сестра кыз чыгаргамы-юкмы дигәндәй, икеләнеп калды. Әбинең аяк терәп карышканын күргәч, теге врач хатын көлеп куйды, әбинең иңбашыннан йомшак кына кочып алып, кире урынына утыртты. Кы­рыңда торган савыттан кайнар чәй агызып алып, аның алдына куйды.

Машинада килә-килә арып беткәнсеңдер, менә куе чәй эч әле, күз алларың яктырып китәр, — дип әбине чәй эчәргә кыстады. Әби чәй эчкән арада аны тынычландырып сөйли бирде. Тәки ышандырды үзенә рәхмәт төшкере ха­тынкай, балаларының игелеген күрсен.Чәй эчеп, тирләп чыккан әби карышмый гына аның артыннан ияреп, күрсәткән урынга кереп ятты. Өч көнгә куян тиресе дә чыдаган ди, нәрсәгә калтырап төште соң әле, кайчандыр ирләрне узып, гек­тарлап печән чапкан Галимә була бит ул!

Бүлмәдәшләре дә әбинең күңеленә хуш килде. Стена буенда яткан яшь хатын эштә күзләренә агулы сыекча эләккәнлектән дәвалана икән, уң як күршесе, аның яшьләрендәге шәһәр әбие, глаукома дигән чир белән, ул да операция ясатырга чират көтеп ята. Бер миңа гына түгел икән әле, дип шатланды Галимә әби. Әнә үзе теләп килгән, тизрәк ясасыннар иде дип ашыктыра, шәһәр кешесе шәпле була шул инде. Тәмам өйрәнеп китеп, коридор буйлап та йөрештерде карчык, биргән ашларын яратып, тәмләп ашады.

Кичке якта гына бераз күңелсезләнеп алды: теге хатын­нарның хәлләрен белергә килделәр. Шәһәрнекенә бер чибәр марҗа ирен ияртеп килеп керде. «Кызым», — диде те­ге карчык, ә кызы әнисенең тирәсендә бөтерелеп кенә тора, ике сүз саен хәлең ничек, нәрсә кирәк, дип өзгәләнә. Кияве дә килештерә: «мама, мамочка...» дигән була. Урыс булсани, барыбер рәхәттер ул сине якын күреп торган кеше булса. Бер кочак күчтәнәчләрен калдырып, ала­ры чыгып киткән иде, яшенең әнисе оныкларын ияртеп килеп җитте. Бүлмә чыр-чу балалар тавышы белән тулды, әниле-кызлы янәшә утырып, бер-берсе белән сөйләшеп туя алмадылар. Галимә әбине дә читкә какмадылар да соң... Тегеләр киткәч, чәй кайнатып, өчәүләшеп утырып, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчтеләр. Ямансу булып калды Галимә әбигә, әллә кайда, җәһәннәм почмагыма килеп эләкте ич ул. Аның кайдалыгын, ни хәлдә икәнлеген белгән кеше дә юк. Үз авы­лында булса, бер урам буйлап үтсә, бар кайгылары таралыр иде, очраган белән сөйләшеп күңелен бушатыр иде, ахирәтенә кереп, берәр чынаяк чәй эчәр иде...

Икенче көнне иртән аларның бүлмәсенә теге врач хатын сестрасын ияртеп килеп керде. Үз туганын күргәндәй шатланды Галимә әби. Анысы да әбинең күңеле боек икәнен белгәндәй, теге хатыннарның хәлен озакка сузмый белеште дә, Галимә әбинең караватына ук килеп утырды.

Сез, Галимә әби, Бишбүләктән бит, шулай язылган кәгазьләрегезгә? - дип кызыксынды.

Әйе, балакаем, шунда яшим мин, - дип җаваплады әби, бу фәрештәгә тиң хатынның үзе белән шулай сөйләшеп утыруына куанып.

Гомер-гомергә шунда яшәдеңме, әби? — дип һаман төпченде хатын.

Юк, балакаем, мин үзем Борай якларыннан, күптәннән киткән идем инде аннан. Кайларда гына яшәргә туры килмәде, исәпләсәң ис китәрлек. Шуңа да тазалык беткәндер, күрәсең, – дип ачыклады Галимә әби.

Башкалада танышларың юкмы? Хәбәр итәр идек, килеп хәлегезне белеп торырлар иде, - диде хатын, ярдәм итәргә әзер булып.

Юк, балакаем, монда түгел, авылда да юк минем туганнарым. Ялгыз башым көн күрәм, балаларым да, абышкам юк, - дип уфтанды Галимә әби.

Балаларыгыз бөтенләй булмадымыни? – дип, сынап карады хатын.

Юк, балакаем, Ходай андый бәхет бирмәде...

Врач хатын урыныннан кузгалып, йомшак кына итеп Галимә әбинең аркасын­нан кагып алды.

Ярар, тыныч кына ят, әби, көч җый, операцияне берсекөнгә ясарбыз, егетләр күзләрсең әле, - дип, шаяртып чыгып китте. Ә Галимә әбинең колак төбендә һаман аның назлы тавышы ишетелә төсле иде, тәнендә кул җылысы сакланып калды. Кем әйтә балалар гына иркәләү-назлауга мохтаҗ дип, әбиләрнең дә, ба­ла урынына күреп сөйсәләр, күңелләре шатлана. Галимә әби белән врач хатын­ның сөйләшеп утыруына бераз көнләшеп калган бүлмәдәшләре, нәрсә сөйләште­гез шул хәтле, берәр якыныңмы әллә си­нең дип төпченделәр. Берсе:

Мин кызыңмы әллә дип торам, бер-­берегезгә бигрәк охшагансыз, — дип, Га­лимә әбине сөендереп куйды. Шундый шәфкатьле, ягымлы кызы булса, ни әйтер идең дә бит...

Күңеле шат булса да, Га­лимә әби тынгылык тапмады. Шундый миһербанлы хатын каршында карт башы белән алдашып утырды бит, бигрәк ин­де... Бала тапмадым дигән булды, иске яраларын кузгатасы килмәде берәүнең. Онытып буламыни ул җан ярып тапкан газиз сабыеңны? Еллар үткән саен ешрак искә төшә, йөрәкне телгәли, төшләргә кереп уята, барысын кешеләргә сөйләп бетереп кенә булмый.

Бар иде аның кызы, Нәҗибәсе, бәгырь кисәге. Сугыштан соңгы елларда, ир-ат бармак бел санарлык, унҗиде яшьлек Галимә «ках» та «кох» йөткеренгәләп кенә йөргән күрше авыл егете соратып килгәч, ике дә уйлап тормый ризалык биргән иде. Аяксыз-кулсыз түгел, сугыш күрмәгән, тора-бара рәтләнеп китәр дип өмет иткән иде. Ир­ле өй икенче була бит инде, беренче ел­ларда яхшы гына яшәделәр, кызлары ту­ды. Һи, хөкүмәт белми калдырганмы су­гыштан, ике ел утыра-тора йөрде дә Исмәгыйле, өченчесендә кан косып, урын өстенә егылды, шул килеш мантый ал­мый, гүр иясе булды.

Галимә, бала коча­клап, ялгыз торып калды. Заманасы нин­ди иде, бер караңгыдан икенче караңгы­га кадәр колхоз эшендә имгәнәсең, көнлеккә калак белән генә исәпләп он бирәләр. Карау җитмәгәндер инде, чирләшкә булды Нәҗибәсе, буйга да бәләкәй генә, арык тәне үтәли күренә. Гомер бакый шулай булыр кебек иде, нишләргә дә белми бәргәләнде яшь ха­тын.

Шулай ут йотып, көнне көнгә ялгап яшәп ятканда күршеләренә шахтада эшләгән туганнары кунакка кайтып төште. Бүләкләрен, күчтәнәчләрен төяп кайткан, акчаны санамыйча тота, яшь тә, чибәр дә үзе. Күрше хатын күзенә чалынып калган тегенең. Ул чакта Галимә ирләр күзе төшмәслек түгел иде, төскә-башка чибәр, буй-сын коеп куйган кебек, кием юклыгы гына... Ир-ат назына суса­ган Галимә дә башын югалтты, әллә яз­гандыр, әллә юктыр тагын ирләр кочагы дип уйлады.

Көннәр үткән саен шахтер егет Галимәне үзе белән китәргә димли башлады, алтын таулар вәгъдә итте. Ан­да фатиры да бар икән, акчаны да көрәп ала, курчактай итеп киендерер, өрмәгән җиргә утыртмас. Башы әйләнде яшь ха­тынның, монда калса, үлгәнче шул сыер имчәкләрен тарткалар да, биле бөкрәйгәнче тирес каерыр. Бу дөньяда әз генә булса да кешечә яшәп карарга иде...

Тик шахтер егетнең Галимәнең кы­зы турында ишетәсе дә килмәде, үзебез­неке туар, әниеңә калдыр, йә интернатка бир, хөкүмәт карар, дип кырт кисте. Ике ут арасында калды Галимә, килеп кунган бәхет кошын ычкындырса да, гомер буе үкенер, үз балаңны да ничек ташлап китәрсең? Әнисе дә көчкә йөри, бүген - бар, иртәгә - юк, кемнәр кулына калыр сабые, кагылып-сугылып, ачка интегеп, кайларда яшенә юынып елап утырыр?..

Барып урнашыйк, соңыннан күз күрер, икенче кайтканда үзебез белән алып китәрбез, — дип, икенчерәк сөйли башлады егет, Галимәнең урталай бүле­нердәй булып йөргәнен күргәч. Бу киңәш дөрес тоелды Галимәгә. «Чынлап та, белмәгән-күрмәгән җиргә ничек бала алып китәрсең, бер елга әни белән яшәп торырлар, очып булса да, кайтып алыр­мын», — дип, үз-үзен ышандырырга ты­рышты.

Тәвәккәлләп ияреп китте Галимә. Бишенче яше белән барган кызчыгы елый-елый ат артыннан йөгереп: «Әни-и... әни-и...» дип такмаклап торып калды. Кызның җан өзгеч нечкә тавышы кайчакта колак төбендә әле дә яңгырап киткән сыман. Сизгән булгандыр бала күңеле: соңгы күрешүләре булган икән.

Галимә шул килеш кайта алмады, ул шахта дигәне җирнең икенче як очында икән, баруы гына атнадан артык юл. Бер елдан авылга кайту урынына, алар күп акча эшләргә дип, диңгез буена балык тотар­га китеп бардылар.

Җилбәзәк кеше бу­лып чыкты ире, бер урында утырып чыда­мады, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авыл­га күченеп тик йөрделәр. Эчәргә яратты, эчсә, сугыш куптарды, Галимәнең тәненнән күк китмәде. Башка баласы да булмады Галимәнең. Нәҗибәсенең күз яшьләре төшкәндер инде.

Чит җирләрдә шулай анда сугылып, монда сугылып, чи­рек гасыр гомер үтеп китте. Кулларына хуҗа була алмаган ир дигән адәм бер кешене бик каты кыйнап төрмәгә барып эләкте. Шул чакта Галимә барысын таш­лап, урын-җирен сатып, туган якларына юлланды. Күз терәп кайтыр кешесе дә юк иде дә соң, әнисе күптән кабердә, кызын ишеткән-белгән кеше юк. Авылларында өч көн генә торды, үткәннәр басты аны, биредә кала алмады. Язмыш дигәнең Бишбүләк якларына китереп ташлады, шунда соңгы елларын эшләп пенсиягә чыкты, калган көннәрен дә шунда үткәрергә язгандыр. И бу язмыш дигәннәре, гомер ике килсә икән, газиз баласын беркемгә дә алыштырмас иде дә соң, кире кайтарып булмый, булмый... Галимә әбинең төн йокысы йокы булма­ды, ары әйләнде, бире әйләнде, берсе өстенә берсе ялганып үткән гомер ха­тирәләре бер-бер артлы күз алдыннан узды. Таң алдыннан гына онытылып алды бераз.

Иртән обходта икенче врач йөрде. «Хәлләрегез ничек? Нәрсәдән зарлана­сыз?» — дип бүлмәне бер әйләнде дә юк булды. Күңелендәге төенне чишәргә теләп, теге врач хатынны көткән Галимә әбинең өмете өзелде. Әллә йоклый алмаганнан кәефе кителеп, карт гәүдәсен бер төрле хәлсезлек биләде, гел урын өстендә ятып торды.

Төшке аш­ны ашаганнан соң көтмәгәндә тагын йөрәге урыныннан купты аның. Дару та­ратып йөрүче сестралардан берсе керде дә, карчыкның кулына бер төргәк тоттыр­ды.

Харисова сезгә бирергә кушты,— ди­де.

Анысы кем була соң Харисова дигәннәре? — дип гаҗәпләнде әби, арык бармаклары белән төргәкне сыйпап. Менә аңа да күчтәнәчләр китергәннәр, рәхмәт төшкереләре, тик бер таныш-белеше дә юк бит әле аның, кайсы изге җанлы бәндәсенең эше икән?

— Нәҗибә апа...

Карчыкның төргәге кулыннан төшеп китә язды. Йә Алла, саташамы әллә ул, төн йокламый Нәҗибәсе белән сөйләшеп чыккан иде, өнендә дә аның исемен ишетә. Күз аллары караңгыланып китте аның, чыгарга дип борылган кызга эндәшә алды алай да:

— Кара әле, балакаем, Нәҗибә ди­сеңме?

— Әйе, Нәҗибә апа, сезне дәвалаучы врач, иртәгә сезне операциягә әзерләргә кушып куйды.

Әнә ничек... Теге фәрештәгә тиң ха­тынның исеме дә Нәҗибә икән. Ничек ту­ры килсә килә дөньяда, уйлап та чыгара алмассың. Әллә...

— Ашыкма әле, кызым, тагын соравым бар,— дип тагын туктатты ул кыр кәҗәсе кебек урынында басып тора алмаган те­ге кызыкайны.—- Кайсы яклардан ул Нәҗибә?

— Белмим шул, әби, үзегез сорашыр­сыз әле,— дип елмайды кыз.

— Ә тагын берәр нәрсә әйтмәдеме? Нәрсә дип бирде соң күчтәнәчләрен? Ашыкма, исеңә төшер әле, балам,— дип, Галимә әби һаман нәрсәдер өмет итте.

— Сезгә бирергә кушты, иртәгә опера­ция ясарбыз, диде. Шул гына. Тыныч кы­на ятыгыз, әби, хафаланмагыз, безнең Нәҗибә апа алтын куллы, — дип, кыз чы­гып та югалды. Ашыгып-ашыгып карчык кулындагы төргәкне сүтеп ташлады, нин­дидер билге булыр кебек иде шул кадер­ле төргәктә, әллә кош теледәй генә язуы бардыр. Әбинең караватына кып-кызыл алмалар тупырдап коелдылар, лимон исе бүлмәгә таралды, бер кап һинд чәе төште, кәгазь-фәлән генә юк иде.

Безнең ахирәтне дә онытмыйлар, ничек зурлаганнар. Җәннәт җимешләре шикелле, — дип сүз кушты күзләрен ал­мый әбине күзәтеп утырган марҗалар­ның картрагы.

Әйе, менә шатландырдылар, алма­лары кызарып пешкән, алыгыз әле, авыз итегез, лимон белән бергәләп чәй эчәрбез,— дип, урысчаны вата-кыра кыстады әби, үзен хуҗабикә тоеп. Тәмләп алма кимергән хатыннарга карап, үзе дә берсен алды, ләззәтләнеп салкынча ал­маның хуш исен иснәде.

Ялгыз карчыкны шатландырганы өчен ул мәрхәмәтле хатынны Ходай Тәгалә үзе шатландырсын инде, бәхетле гомерләр бирсен, ике дөньяның рәхәтен күрсен. Кичә сораша­сы калган, кем баласы икән, кайсы як­лардан, исеменең туры килүен әйт син. Язмышка язылган булса, аның да янында шул яшьләрдәге кызы булыр иде бит. Нигә үз кызы кебек якын күрде әле ул ха­тынны, кан авазы тартамы әллә? Булма­стыр, әзме җирдә андый исемле ке­шеләр, әлеге яхшы кешегә барыбыз да елышабыз инде. Шулай да, күргәч сора­шырга кирәк үзеннән, рәхмәтләр укырга күчтәнәчләр өчен.

Күп кирәкми адәм ба­ласына, бер җылы сүз җитә, җылы ка­раш. Әле генә урын өстендә яткан әби күзгә күренеп терелеп китте, шаулатып чәй кайнатып алды, бүлмәдәшләрен кыстый-кыстый чәй эчерде, сөйләшеп сүзе бетмәде. Ут сүндереп урын өстенә ятып күзләрен йомуга, сабый баладай эреп йокыга талды. Төшендә ул ал күлмәктән каршына йөгереп килгән Нәҗибәсен күрде...

Икенче көнне ул бер курыкмый операция өстәленә менеп ятты, шундый матур төше барысын алдан яхшыга юрый иде. Янында торган врач хатынга гына сүз куша алмады, вакыты андый түгел, ярдәмчеләре дә бүлмә тулы. Аның кулы­на үзен тапшырганга да күңеле булган иде карчыкның. Барысы да яхшы үтсә, иркенләп сөйләшерләр әле. «Нәҗибә.. Нәҗибә...» — дип авыз эченнән генә ка­батлап ятты Галимә әби. Аның өчен исем гүзәл моң булып яңгырый иде.

Нәрсәләрдер әзерләделәр, пыяла савыт­лар шалтырады, бүлмәгә әчкелтем дару исе таралды.

— Хәзер, әби, без сине йоклатабыз, — дип, иелә төшеп аңлатты Нәҗибә,— син бернәрсә дә сизмәссең. Операция беткәч тә йокларсың әле. Уянып киткәч курыкма, без синең күзләреңне бәйләп куярбыз, шулай кирәк. Ә иртәгә үзем кереп бинтларны сүтеп алырмын. Килеш­текме?

Әби, ризалыгын белдереп, баш какты, аның борынына ниндидер чүпрәк кисәге капладылар, бер минуттан ул инде тирән йокыга талды. Таңга кадәр шулай йокла­ды Галимә әби. Уянып киткәч тә күзләрен каплап торган чүпрәкләрне капшап, тот­калап чыкты. Кабер караңгылыгы иде күз алдында, тома сукыр кешеләр ничек көн күрәләрдер, Аллам сакласын. Тын гына ята бирде әби, кешеләр торып йөреш­терә башлагач та урыныннан кузгалмады, якты дөньяны күрми ничек торып йөрмәк кирәк? Күрше хатын чәй кайнатып кер­теп:

— Торып утыр, ахирәт, тамагың кипкәндер, чәй ясап бирәм куе итеп. Күрә башларсың, сестралар операция уңышлы үтте, диделәр, — дип эндәшкәч тә, «юк» дигәнне аңлатып, башын селкеп кенә җавап кайтарды. Күзләре каплангач сөйләшергә дә ярамыйдыр кебек тоела иде Галимә әбигә, аннан соң күрми-нитми чөмергән чәйнең ни тәме? Теге
шәфкатьле хатынның тизрәк килеп, күз бауларыннан коткаруын теләде ул,
түземсезләнеп аны көтте.

Күпме вакыт үткәндер, ниһаять, ишек ачылды, йөрәкне эретерлек ягымлы тавыш ише­телде, йомшак куллар битенә кагылды.

Ничек йокладың, авыру? Урыннан да тор­маган моңда берәү, әллә куркып кал­дыңмы? Хәзер мин тиз генә сүтеп алам да бинтларны...

Кырык кат уралган бинтлар да сүтелеп бетте. Галимә әбинең күңелен шом бас­ты, куркынып, ул күзләрен чытырдатып йомды, ача калса да чорнап алган ка­раңгылык таралмас кебек тоелды аңа. Теге изге бәндә яратып көлеп куйды, куллары Галимә әбинең битеннән сөйделәр, алар калтырап киткәндәй тое­лып калды әбигә.

— Ач күзләреңне, әни. Ач инде, курыкма. Бу мин ич синең каршыңда, кызың Нәҗибә.

Әни... кызы... аның кызы, Нәҗибәсе бит сөйләшә аның белән, белгән иде ул, сизгән иде ул!.. Карчык күзләрен ачты, каршында яше аша елмаеп басып торган врач хатынга текәлеп карады. Бик тә якын, бик тә кадерле кебек иде бу йөз аңа, шул ук вакытта чит тә, ят та сыман.

— Кызым... Нәҗибәм... Синме бу? — ди­де ул ахырда, зәгыйфь кенә тавыш белән.

— Мин, әни, мин, әнекәем, — дип көлә-елый кочагына алды карчыкны кызы, әле сирәк чәчләреннән сыйпап иркәләде, әле сабый баладай үзе аңа сыенды. Галимә әбинең көтмәгәндә тау булып ишелеп төшкән шатлыктан зиһене таралып, башы әйләнеп китте.

— Балакаем... кызым… — дип кабатла­ды ул туктаусыз. — Мин бит теге чакта сиңа әйтеп бетермәгән идем...

— Беләм, әни, мин сине күргәч тә, язу­ларыңны укыгач та уйлап куйган идем. Бу көннәрдә тикшертеп карадым. Барысы да туры килә: мин синең кызың, син минем әнием. Нәҗибә яратып, Галимә әбигә карады:

Әни, әнием... Нинди рәхәт «әни» дип әйтүләре. Мин сине озак эзләдем, әни. Инде беркайчан да үзем яныннан җибәрмим сине.

— Күпме еллар, өнме, төшме... ышанырлык та түгел. Ничекләр яшәдең соң миннән башка, кызым? — диде өзгәләнеп Галимә әби, күзләреннән ак­кан яшьләрен кул сырты белән сөрткәләп.

— Барысы да әйбәт, әни, укыдым, һөнәрле булдым, кияүгә чыктым, оныкла­рың бар синең, — дип, сөйләп китте кызы,— бер кыз да бер малай. Малай үземнән биегрәк булып үсте инде. Кай­тып шатландырам үзләрен, синең турыда белмиләр дә әле алар...

— Кызлы да, кияүле дә, оныкларым да бар. Синме бу, әллә саташасыңмы Галимә? — дип, үз-үзе белән сөйләште әби, кызының халат җиңнәрен сыйпап.

Ә күзләрең ничек, яхшы күрәләрме?— дип, сүзне икенчегә борды кызы.

— Рәхмәт, кызым, барысын да ап-ачык күрәләр. Ә кияү ниндирәк кеше? — әби­нең башында бетмәс-төкәнмәс сораулар кайный иде.

— Соңыннан, әни, иркенләп барысын да сөйләшербез. Мин эш кешесе, китәргә кирәк. Ә син елама, сиңа операциядән соң еларга ярамый. Мин дә түземсез, әйтеп салдым, иртәгә кадәр көтсәм ни булган? Телне тыеп буламы, әни дип дәшәсе килде. Тыныч кына ят, ял ит яме, әни, — дип, әнисенең ике би­теннән чупылдатып үбеп алды да, чыгар­га ашыкты кызы.

Нәрсә булды сезгә? Кочаклашасыз да елашасыз, әллә шатлык, әллә кайгы — аңламассың,— дип сораштырырга тотын­ды аларга карап чак түзеп утырган бүлмәдәш хатыны. Карчык бәхетле ялтыраган күзләрен аңа төбәп бер генә сүз кабатлады:

— Кызым минем, дочка, дочка...

— Әйткән идем бит мин аны баштан ук ике тамчы су кебек охшаганнар,— диде яшьрәге.

— Кызың булгач бигрәк әйбәт инде, шатланырга кирәк, еларга түгел, — дип үгет-нәсихәт бирде икенчесе. Карчыкның хәлен аңлап, алар башка сүз кушмадылар. Галимә әби стенага борылып ятты да, күз яшьләренә ирек бирде.

Еламый ничекләр түзәрсең, нәрсә беләләр бу марҗалар? Исән, исән икән аның бәгырь кисәге, күрешергә насыйп булган икән кабер якасында булса да. Элегрәк булса, чәчләре белән җир себерергә риза булыр иде балакае хакына, үзе гаепле барысы өчен. Ул ташлап киткәч, нинди нужалар кичте икән, мескенкәем?! Тамагы ач, өсте ялангач чакларында, әтиле-әниле кеше балаларына карап, ничек «әни!» дип өзгәләнде икән? Әйтер сүзен әйтә алмагандыр, иркәләнә-назлана алмагандыр ятлар арасында. Көн дә иртән торып, «әни!» дип өздереп әйтә алмаган баладан да бәхетсезрәк җан бармы дөньяда? Кирәкмәгән әйбердәй күреп ташлап китте бит аны Галимә, куян да үз баласын карап үстерә, ерткыч дигән бүре дә үз баласы өчен үлгәнче сугыша. Хәзер килеп мин синең әниең дип, ничек түренә барып утырыр кызының, авыз ачып, ничек сүз кушар? Оныклары сорар: «Картинәй, син кайда булдың әлегә кадәр?» - дип. «Әниегезне ташлап китеп бәхет эзләп йөрдем», — дип җавап кайтарырмы? Кияү кешегә ни йөзең белән карарсың, ояты ни тора. Якын да, терсәк тешләп кенә булмый... Күзләреңә зыян килер дип әйтәләр, еламый түзеп кара, йөрәккә кара кан савыла. Маңгай күзе нәрсә ул, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге. Бер абынды ул гомерендә, берәгәйле итеп, мәңгелек яра күңелендә, тәмуг утлары да яндыра алмаслар ул яраны. Үткәннәр үкенерлек булмасын икән, үткәннәр үкендерә...

Эш арасында вакыт табып, Нәҗибә кергәндә Галимә әби һаман елаудан тук­тамаган иде.

Елама, әни, кулга ал үзеңне, син бит бала-чага түгел, — дип үгетләде ул әнисен,— аңла мине, тыел вакытында.

Шатлык яшьләре бит, кызым, — дигән булды карчык,— бетте, башка еламыйм инде. Юкка хафаланма, син үзеңне кара. Йөзең суырылып киткән төсле.

Кызының кушуы буенча, шәфкать тута­шы кереп, Галимә әбигә тынычландыр­гыч уколлар да кадап чыкты, ләкин ниндидер дару гына сүндерә ала димени йөрәк утын?

Башкаларга сиздермәскә тырышып, көн елады, төн елады карчык. Елаулары бушка гына үтмәде, күзләренең нуры сүрелде, карчык ике адым арада торган кешеләрне дә шәүлә итеп кенә күрә башлады.

Ике көннән кызы Нәҗибә әнисен алып кайтып китте. Атлаган саен абынып кына йөрсә дә, Галимә әбинең бәхете ташып бара иде: үз кызы ка­дерләп кабергә куяр, Алла боерса, соңгы минутларында авызына су салырга якын кешесе булыр. Тәкъдиргә язганын азагы­на кадәр йөкләргә разый Галимә әби, кызы гына гафу итсен иде инде аны, кы­зының гына йөрәге эресен...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100