news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күнекмәләрдән кайтып компьютер уйнарга утырган 16 яшьлек футболчының йөрәге туктаган

news_top

«Ротор» Волгоград футбол клубының 16 яшьлек уенчысы Максим Семенов, күнекмәләр уздырып кайтканнан соң, компьютерда уйнарга утыра. Ләкин кинәт кенә аның хәле китә, спортчыга шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакырталар, ләкин яшүсмерне коткарып кала алмыйлар – ул өендә вафат була.

SHOT телеграмм-каналы мәгълүматлары буенча, үлем сәбәбе – үсмернең йөрәге туктау, диелә.

Семенов «Ротор» спорт мәктәбендә тәрбияләнә, «Родина» футбол клубы өчен чыгыш ясый. Күптән түгел Максим Көньяк лигада дебют уенын уздырган була.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2025
    Исемсез
    И балакай, гомере кыска булган, Эти -энисенэ Аллах сабырлык бирсен 🤲🤲🤲🤲🤲 , мэнгелек яра, бетмэс хэсрэт 😭😭😭😭😭
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар