Җырчы Ришат Төхвәтуллин гастрольләргә йөрү өчен автойорт сатып алган. Артист әлегә бу машинаның бары тик уңай якларын гына күрә.
Җырчы сторислары аша «яңа йортына» кечкенә генә онлайн-сәяхәт тә оештырган. Монда яшәү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Гардероб һәм душка кадәр бар.
«Бу машинаны алганчы барысы да җайлы, кызык кебек иде. Шулай да, «Тормышта ничек икән, дигән сорау булды. Йөреп буламы икән аның белән, йоклап буламы икән монда, душ кереп буламы икән? Бу – ни дәрәҗәдә уңайлы?» дип уйлый идем.
Әлегә, дуслар, барысы да идеаль. Рәхәтләнеп душ керәм. Мин, душ кергәндә, кайнар су булмаганны яратмыйм. Суы кап-кайнар, туалеты әйбәт. Йокларга бер дигән. Кайбер кунакханәләрдән дә әйбәтрәк әле. Идәннәре җылытылган, суыткыч бар.
Гардероб бер дигән, рәхәтләнеп ашарга пешерергә була, су бар. Җылы, дөрес, әле кышкы салкыннарда йөреп карамадым. Хәзер бераз эссерәк тә әле. Радиатор белән җылына, нәкъ өйдәге кебек. Автойортка әлегә «бишле» куям, бик уңайлы. Бу хәтле киемнәрне, әйберләрне кунакханәгә ташый башласаң, бер дә рәхәт булмас иде», – дип сөйләде җырчы.